“ЛУКОЙЛ” компаниясе Татарстанда озак кына эшләргә җыена

2010 елның 7 июне, дүшәмбе
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Резиденциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты Вагит Алекперов арасында булган рәсми очрашудан соң журналистларның сорауларына җавабында, В.Алекперов: “Шәхсән үзем һәм “ЛУКОЙЛ” компаниясе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Болгар белән Свияжскидагы тарихи урыннарны торгызырга алынуын, Татарстанда ислам һәм христиан диннәренә бәйле һәм тарих чоңгылына төшеп барган кыйммәтле ядкарьләрне янә калкытырга омтылуын хуплап, тарихи һәйкәлләрне торгызуда ярдәм йөзеннән, “ЛУКОЙЛ” компаниясе бүген үзенә йөкләмәләр кабул итеп алды, 3 елга Меморандум имзаланды, аның нигезендә компания мәчетләр, соборлар реставрацияләүгә ел саен 15әр миллион сум акча бирәчәк”, - дип искәртте.

В.Алекперов сүзләренчә, бу мәсьәләдә хезмәттәшлеккә 3 ел узгач та нокта куелмаячак: М.Шәймиевнең дә, “ЛУКОЙЛ”ның да планнары әлеге чикләрне узып китәчәк. “Иң мөһиме – без Татарстанда әле озак кына эшләргә җыенабыз. Компания нефть суыртуны 2012 елга елына 1 миллион тоннага җиткерергә, ваклап сату бизнесын җәелдерергә тора, төзелеш комплексында партнерлар без, компания республикада машина төзелешенә җиһазлар ала, шулай ук җаваплылык тоеп социаль проектларда да актив катнаша”, - дип шәрехләде “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International