Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта икътисади форумда катнашырга ниятли

2010 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форумда катнашырга ниятли.
Бу Россиянең икътисади тормышында зур вакыйга. Форум әйдәп баручы дөнья сәясәтчеләрен һәм бизнесменнарын берләштерә. Алар Россия, үсеш алучы базарлар һәм дөньяви бергәлек алдында торган проблемаларны билгеләргә, уртак максатны һәм хәл итү юлларын эзләү буенча көчләр җәлеп итү өчен фикер алышырга җыела.
ТР делегациясе составында Рөстәм Миңнехановтан башка ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һәм аның 3 урынбасары (Наил Маганов, Виктор Городний һәм Владимир Лавущенко), «Ак Барс» банкы Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, аның беренче урынбасары Марат Шаһитов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры Александр Евдокимов, Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов, «Татфондбанк» идарәсе рәисе Камил Йосыпов булачак.
Форумны ачу тантанасында Россия Президенты Дмитрий Медведевның чыгыш ясавы көтелә. “Дөньяви икътисад: яңадан торгызу белән идарә итү”, “Россия – бүген һәм иртәгә”, “Киләчәккә караш” форумның төп темаларысы буларак билгнеләнгән. Төньяк башкалада форум 3 көн – 17 июньнән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International