Рөстәм Миңнеханов: “Киләчәктә дә Кувәйт белән мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез”

2010 елның 20 июне, якшәмбе
Татарстан киләчәктә дә Кувәйт белән мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерәчәк һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен барлык көчен куячак. Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кувәйт дәүләте вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары Гадел Абдулла Әл-Фаләх белән очрашуда белдерде.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәния министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхаков катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында Сабантуй бәйрәмендә дәрәҗәле кунаклар белән очрашты. Татарстан башлыгы Әл-Фаләх әфәндене сәламләде һәм республикага нәкъ бу көннәрдәге визитының зур мәгънәгә ия булуын ассызыклады. “Алдагы көннәрдә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1121 еллыгы булды, ә бүген без яраткан бәйрәмебез Сабантуйда”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
ТР Президенты Әл-Фаләх әфәндегә республикага визиты вакытында зур эшләр башкаруы өчен рәхмәт белдерде. “Сез актив иҗтимагый эш алып барасыз – күргәзмәләр ачасыз, лекцияләр укыйсыз, “Россия – ислам дөньясы” төркеме кысаларында эшлисез. Мондый визитларның ешрак булуын теләр идем. Алар безне бер-беребезгә якынайта һәм рухи яктан баета”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул Кувәйт министры урынбасарын икенче юлы Татарстанга гаиләсе белән чакырды.
Әл-Фаләх әфәнде үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Татарстанда булудан зур канәгатьлек алдым. Мин күп илләрдә булдым, әмма Татарстанда күргән шат йөзләрне бер кайда да очратмадым”, - дип белдерде министр урынбасары. Аның сүзләренчә, ул Сабантуй бәйрәме чараларында гына да меңгә якын фоторәсем төшергән.
“Татарстанга һәр килүемдә яңалыкларга тап булам, чөнки республика үсә, ә Хөкүмәт моңа җитди карый”, - дип ассызыклады Әл-Фаләх әфәнде.
Аның сүзләренчә, Татарстан белән Кувәйт мөнәсәбәтләре өзлексез һәм даими үсеш ала. Вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары мөнәсәбәтләр киләчәктә дә киң үсеш алыр дип өметләнүен белдерде. Әл-Фаләх әфәнде үз һәм Кувәйт Дәүләте исеменнән Рөстәм Миңнехановны гарәп илен күрергә чакырды.
Әл-Фаләх әфәнде Кувәйт әмире Россиягә рәсми визиты кысаларында Татарстанга да килсен өчен барлык көчен куярга вәгъдә итте. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында бу визитның зур мәгънәгә ия булуын белдерде. “Әгәр әмир республикага килсә, шулай ук бизнес-делегация дә булса безнең илләрнең мөнәсәбәте бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгар иде. Мин сезгә бик ышанам һәм үзем дә бу визит гамәлгә ашсын өчен барлык көчемне куячакмын”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов дәрәҗәле кунакка.
Кувәйт министры урынбасары ТР Мөселманнары Диния нәзарәте белән 20 ел дәвамындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Әл-Фаләх әфәнде фикеренчә, Госман хәзрәт Исхаков Россия Федерациясендә зур хөрмәткә лаек мөфти.
Шулай ук Әл-Фаләх әфәнде сүзләренчә, Мәдәният министры һәм шәхсән Зилә Вәлиева белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан – даими рәвештә ике якка да делегацияләр йөри. Мәдәният министрлыгы белән бергә балаларны каллиграфиягә өйрәтү өчен 3 телдә каталог чыгарылган. “Якын арада Мәдәният министры белән безнең мөнәсәбәтләр Кувәйт һәм Татарстан Республикасы мөнәсәбәтләре кысаларында тагын да ныгаячак”, - дип белдерде Кувәйт министры урынбасары.
Рөстәм Миңнеханов Кувәйт дәүләте вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасарына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Республика башлыгы сүзләренчә, ислам дөньясында Татарстанның танылуында Әл-Фаләх әфәнденең ярдәме зур. “Республиканың яңа башлыгы буларак, ТРның беренче Президенты башлаган мөнәсәбәтләрне үстерү линиясе дәвам ителәчәк”, - дип тәмамлады сүзен Р.Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International