Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе - Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе башлыгы Константин Чуйченко контроль эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан башкаласына бу чарага РФ Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләренең контроль мәсьәләләре буенча урынбасарлары һәм ярдәмчеләре, шулай ук контроль департаментлары җитәкчеләре чакырылган иде.
Киңәшмәне Константин Чуйченко ачты. Ул, аерым алганда, бүген көн үзәгенә куелган темалар дәүләт сәясәтенең актуаль һәм приоритетлы темалары – бу ил икътисадын модернизацияләү, аның технологик үсеше. Коррупциягә каршы чаралар, бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануга да аерым игътибар бирелә.
Константин Чуйченко сүзләренчә, сарыф ителгән акчаларның алынган нәтиҗә белән чагышуын билгеләргә кирәк.
“Киңәшмә үткәрү урыны буларак Казан сайлану очраклы түгел, - дип белдерде РФ Президенты ярдәмчесе, - без еш кына Татарстанны федерациянең башка субъектларына бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итүче төбәк буларак үрнәк итеп күрсәтәбез”.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Бүген бөтен төбәкләр өчен бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелек темасы мөһим”, - диде ул.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.