Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Казан ислам илләре белән киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә”
2010 елның 28 июне, дүшәмбе
Соңгы елларда илдә күп кенә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне җәелдерү һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Россия мөселман Көнчыгышында стратегик юнәлешен төгәл билгеләде дияргә була, бу исә аны ислам дөньясының фаразлап була торган партнеры итте. Россия Ислам конференциясенә 2005 елда күзәтүче буларак кабул ителгәч, хезмәттәшлек тагын да җанланды һәм ныгыды.
Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ачылган “KAZANSUMMIT-2010” - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында чыгыш ясаган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге халыкара оешма белән илебезнең хезмәттәшлеген җәелдерү өчен Татарстан уртак башлангычларда әйдәп баручы ролен башкара, Россиядә үзара мөнәсәбәтләрне яңа югары дәрәҗәдә тотарлык проектлар гамәлдә, мәсәлән, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме, Гомумроссия ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һ.б.
Шулай ук Татарстанда әһәмиятле вакыйгалар, халыкара форумнар уздырыла, дип искәртте Президент. Әйтик, нәкъ менә Казанда, Россиядә беренче тапкыр буларак, 2008 елда мөселман мәгарифе сыйфаты һәм гуманитар мәсьәләләргә багышланган Ислам дөньясы фәннәр академиясенең XXVI фәнни конференциясе уздырылды, быел “Алтын мөнбәр” VI Халыкара мөселман киносы фестивале булачак. Шулай ук Казан ислам финанслары һ.б. кебек актуаль темалар буенча киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә бара: дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эшлекле даирә кешеләр, шул рәвешле, якыннан аралашканнан соң, җитди проектлар барлыкка килә, бу юнәлештә эш бара, диде Р.Миңнеханов һәм хезмәттәшлек итүләре, инициативаларны күтәреп алулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен ислам дөньясының җитәкче даирәләренә, дипломатик хезмәт әһелләренә аерым-аерым рәхмәт белдерде.
Ислам конференциясе оешмасының әгъзасы булмаган ил территориясендә беренче тапкыр үткәрелә торган чара бу, дип, ТР Президенты Р.Миңнеханов II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын уздыру урыны итеп Татарстан сайлануы очраклы гына түгеллеген аңлатты: хәзерге Татарстан территориясендә моннан 11 гасырдан артык вакыт элек Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Россиядә беренче тапкыр ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителгән. Шуңа күрә, ислам илләре белән уртаклыкларыбыз шактый күп, болар, аеруча, мәдәнияткә, дини традицияләргә кагыла, дип, Президент Татарстанның Россия киңлегендә үсештә булган төбәкләренең берсе булуын, ил күләмендә сәяси тотрыклылык, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек һ.б. мәсьәләләрдә беренче “унлык”ка керүен искәртте һәм республиканың сәнәгати, икътисади куәте, транспорт инфраструктурасы, табигый байлыклары белән таныштырды.
Казанда 500ләп вәкил катнашында үтә торган II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын исә коммерциягә нигезләнмәгән Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды оештыра.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз