Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Гарәб дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерү зарур”
2010 елның 28 июне, дүшәмбе
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гарәб дәүләтләре – Кувәйт дәүләте, Согуд Гарәбстаны һәм Бахрейн корольлекләре илчеләрен кабул итте.
ТР Президенты резиденциясендә барган әлеге халыкара очрашуда Татарстан ягыннан ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Тимур Акулов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты, кунаклар ягыннан – Кувәйт дәүләтенең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Нәсер Хаҗи Ибраһим Әл Музайан, Согуд Гарәбстаны корольлегенең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Али Хәсән Җаффар, Бахрейн корольлегенең Россия Федерациясендәге илчелеге эшләрендә вакытлыча рәсми вәкиле Әхмәд Абдалла Әл Хармаси Әл Хәҗери.
Соңгы елларда ислам дөньясы белән хезмәттәшлектә эшлибез, республикада төрле чаралар, очрашулар үткәрелә, дистә көн элек кенә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүенең 1121 еллыгын билгеләп үттек, гомумән, ислам илләре белән багланышларның әһәмиятен Россия Федерациясе җитәкчелеге дә аңлый, бу эштә федераль даирәләр дә ярдәм итә, дип искәртте очрашуны башлап ТР Президенты. Адым арты адым узып, шул рәвешле, без бер-беребезгә якыная барабыз. “Ләкин бу әле эшнең башы гына. Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез, чөнки бу мәсьәләдә эшләр сүлпәнрәк, димәк, аларны җәелдерү кирәк. Болардан кала, Фарсы култыгының гарәб дәүләтләре белән академик һәм фәнни багланышларда, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү зарур. Рәхим итегез, якын туганнарыбыз, Татарстан җирендә сезне күрүгә без бик шат”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов.
Илчеләр дә Татарстан башлыгы фикерләрен хуплауларын белдерде. Бахрейн корольлегенең Россия Федерациясендәге илчелеге вәкиле, Татарстанның ислам дәүләтләре белән региональ гына түгел, халыкара дәрәҗәдә элемтәләр урнаштыруы, төрле чаралар уздыруы – моның республика өчен никадәр әһәмиятле булуына дәлил, диде. Без дә инвестицияләр җәлеп итү, фән, мәдәният, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне җәелдерү яклы, Татарстан Президентының бу мәсьәләләргә карашы белән килешәбез, чөнки андый гамәлләр әлегәчә булган мөмкинлекләрне киңәйтәчәк кенә, дигән фикер белдерде ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз