Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан иске машиналарны утильләштерү программасының икенче этабына керә
2010 елның 29 июне, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенең I этабы нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте. Республикада программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева игълан итте.
Искә төшереп үтәбез, әлеге программа быелның 8 мартында старт алган иде. Беренче этап нәтиҗәләре шуны күрсәтә: халыкта программа белән кызыксыну арта. 8 ай эчендә илебездә җитештерелгән 200 мең автомобильне сатуга исәпләнгән программа 4 ай эчендә үтәлде дип әйтергә була. 20 июньгә булган мәгълүматка караганда, Россиядә утильләштерү турында 200 мең шаһәдәтнамә бирелгән. Татарстанда әлеге программада 40 рәсми дилерның 28-е катнаша. Chevrolet, Kia, Toyota, Nissan кебек дилерлар программада катнашмаган.
Гөлнара Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, 8 марттан 24 июньгә хәтле Татарстанда дилер үзәкләре тарафыннан утильләштерү турында 7579 шаһәдәтнамә бирелгән, 5098 автомобиль сатылган (шуларның 87 проценты - "Лада" автомобильләре). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республика Хөкүмәте “АВТОВАЗ” ААҖте дилерлык челтәрен киңәйтү (хәзер 4тән 6га кадәр артты), өстәмә LADA автомобильләрен китертү (июнь аенда 1,5 меңнән 3 меңгә кадәр китертү планлаштырыла), “Түбән Кама шинасы” ачык акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән шиналар белән “АВТОВАЗ” җәмгыятен күбрәк тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итте.
Татарстандагы “Соллерс” ААҖтендә җитештерелгән автомобильләрне күпләп сату максатыннан, ТР Хөкүмәте автомобильләргә ташлама ясауны күздә тоткан карар чыгара. Җиңел машиналарга – 40 мең, коммерцияле машиналарга 100 мең сум күләмдә ташлама ясала. 24 июньгә булган мәгълүматка караганда, республикада 309 Fiat автомобиле сатыла.
Гомумән алганда, Программаны тормышка ашыра башлаган көннән Идел буе федераль округында "КАН АВТОВАЗ" автомобильләрен сату күләме 45 процентка арткан. Икенче этап барышында да 200 мең автомобильне сату күздә тотыла. Аның өчен федераль үзәктән 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан программаның икенче этабын үтәүгә әзер, дип белдерде Гөлнара Әхмәдиева.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз