Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аномаль югары температурадан аеруча нык зыян күргән башка төбәкләрнең җитәкчеләре катнашты.
Утырышта Владимир Путин белдергәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтәчәк.
Мисал өчен, В.Путин хәбәр иткәнчә, Россия интервенция ашлык фондын мөмкин кадәр нәтиҗәле тотачак, анда хәзер 9,5 миллион тонна ашлык бар, шуның 3,5 миллион тоннасы – фураж ашлыгы.
Үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 10 ел дәвамында 4-5 миллион тонна ашлык җыеп алуын искәртте. Быел исә табигать көйсезлекләре нәтиҗәсендә фаразлар бер дә куандырырлык түгел – нибары 1 миллион тонна. Шуңа бәйле рәвештә Р.Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисенә интервенция фондыннан 1 миллион тонна ашлык бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Владимир Путин әлеге инициативаны игътибарга алды һәм республиканың киләчәккә карап эш итүен, инде хәзер үк әлеге мәсьәләне кайгыртуын исәпкә алып, Татарстанны башка төбәкләргә үрнәк итеп куйды, дип хәбәр итә “Татарстан – Яңа гасыр” каналының Мәскәүдәге хәбәрчесе Динә Газалиева.
Терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләре ашлык белән тиешле күләмдә һәм тоткарлыксыз тәэмин ителергә тиеш, дип ассызыклады алга таба Россия Хөкүмәте Рәисе. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә төп бурычларның берсе – терлекчелектәге җитештерүне саклап калу һәм корылык шартларында терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймау.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.