Татарстан һәм “ЭР-Телеком Холдинг” ЯАҖ мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
2010 елның 14 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати технологияләрне һәм хезмәтләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ генераль директоры Андрей Семериков кул куйды.
Килешү ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Лукойл” ААҖ вице-президенты, «Лукойл Оверсиз Холдинг Лтд” президенты Андрей Кузяев белән очрашуы кысаларында имзаланды.
Очрашу барышында Андрей Кузяев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә проектларны гамәлгә ашыру “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ өчен өстенлекле юнәлеш санала. Ул бүгенге көндә компаниянең Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшчәнлек алып баруын искәртте. Тулаем алганда, Татарстанда “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ хезмәтләреннән бер миллион кеше файдалана, дип хәбәр итте Андрей Кузяев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, “Эр-Телеком Холдинг” компаниясен мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендә республиканың стратегик партнерларыннан берсе дип атады. Ул искәртеп узганча, тиешле IT-инфраструктурадан башка Татарстан алдында торган мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендәге кайбер бурычларны хәл итү мөмкин түгел. Боларга, аерым алганда, халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү, мәгариф системасын үзгәртеп кору, мәгълүмати технологияләрне медицинада куллану һәм башкалар керә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.