Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, районның күп проблемалары аның шәһәр янәшәсендә булуыннан да. “Әмма шәһәр янының үз өстенлекләре бар. Логистика, сервис хезмәтләре күрсәтүне үстергә кирәк. Хәзер кризистан соң күп кенә инвесторлар шәһәр читендә яхшы мәйданнар эзли. Бу конкурентлык өстенлеген дә файдаланырга кирәк”, дип ассызыклады ул. Районның гомер-гомергә зур байлыгы булган авыл хуҗалыгын үстерү өчен, Президент фикеренчә, стратегик инвестор җәлеп итү мөһим. Яшәү шартларын яхшыртмый һәм халыкны эш белән тәэмин итми торып, бернәрсәгә дә ирешеп булмаячак, дип саный республика башлыгы. Аның ассызыклавынча, бүген район җитәкчелеге алдында төп бурыч- хаталарны кабатламыйча, бер команда булып эшләү. Район җитәкчелеге белән минисрлыклар да комплекслы эшләргә тиеш. Президент һәр тармак буенча хәлне тагын бер кат анализлау бурычын куйды.
“Перспективага эшләргә кирәк. Биектаулыларның алга куйган максатларына ирешәсенә шикләнмим. Ә республика җитәкчелеге мөмкинлектән чыгып, максималь ярдәм итәчәк”, -дип ышандырды ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.