Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан авиация, приборлар, машина төзелеше өлкәләрендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булды һәм ул шулай булачак”
2010 елның 10 августы, сишәмбе
Бу көннәрдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге илнең авиация сәнәгатен үстерү перспективалары турында сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә бишенче тапкыр “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән халыкара күргәзмә эшли башлады. 13 августка кадәр дәвам итәчәк бу масштаблы чараны ТР Министрлар Кабинеты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә оештырган.
Татарстан башкаласында ике елга бер тапкыр уздырыла торган бу халыкара күргәзмә авиация һәм ракета-космик техника җитештерүче предприятиеләрнең фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерүгә, бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлек һәм сәүдәне киңәйтүгә, инновацион эшчәнлекне активлаштыруга лаеклы өлеш кертә. Бүген күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар да әлеге чараның зур роленә тукталды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр, күргәзмәне оештыру комитеты рәисе Илдар Халиков, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты, Идарә рәисе Алексей Федоров, “Оборонпром” тәҗрибә-конструкторлык бюросы генераль директоры Андрей Реус,ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашты.
Татарстан Президенты сәламләү чыгышын юбилей күргәзмәсендә катнашучы кунакларга һәм партнерларга рәхмәт сүзләреннән башлады. “Бүген авиакосмик тематика илдә иң актуаль һәм прогессив булып кала. Мондый күргәзмәләр, очрашулар, иң беренче чиратта, конкурентлыкны сакларга ярдәм итә. Татарстан авиа-, приборлар, машина төзелеше өлкәләрендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булды һәм ул шулай булачак. Республика өчен бу тармак бик әһәмиятле. Татарстанның бу өлкәдә ныклы фәнни-белем бирү потенциалы бүгенге бурычларны хәл итүгә хезмәт итә. Казан дәүләт техник университетының илкүләм тикшеренү университеты статусы алуы да зур әһәмияткә ия”, -дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Алексей Федоров та Россиянең авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанның көчле фәнни базасы, тармак өчен кадрлар әзерләүнең ныклы нигезе белән аерылып торуын ассызыклады. “Бүген сәнәгатьтә техник революция, яңа технологияләргә күчү бара. Алга таба кая таба юнәлеш алырга, авиация сәнәгатен ничек үстерергә – Казанда оештырылучы традицион халыкара күргәзмә әнә шул сорауларга бергәләп җавап эзләү урыны”, -ди ул.
Быелгы юбилей күргәзмәсенең төп үзенчәлеге - аның ил тарихындагы мөһим даталарга багышлануында. “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” күргәзмәсе бу юлы Россия авиациясенең - 100, Россиянең стандартизация системасының -85, Казан вертолет заводының 70 еллыгына, кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 50 ел тулуга багышлана. Мәсәлән, 12 август биредә тулысынча Казан вертолет заводы көне буларак билгеләп үтеләчәк. Күргәзмәдә Россиянең 24 шәһәреннән 100 дән артык предприятие катнаша. Алар арасында “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе, “Оборонпром” тәҗрибә-конструкторлык бюросы, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе”, “Авиаприборостроение” концерны, “Композит” холдинг компаниясе составына кергән предприятиеләрне, илнең эре фәнни-тикшеренү үзәкләрен күрергә мөмкин. Моннан тыш Франция, Австрия, Алмания, Украина компанияләре үз технологик эшләнмәләрен тәкъдим итә.
1 нче һәм 5 нче павильоннар территориясендә урнашкан экспозициядә авиатөзелеш, космос индустриясендәге инновация технологияләре, мәгълүмат белән идарә итү системалары, идарә һәм навигациядә файдаланылучы электрон-оптик эшләнмәләр, сәнәгатьтә файдаланылучы технологик җиһазлар тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр шул ук вакытта технологик процессларны конструкцияләү өлкәсендә проектлауга кагылышлы яңа ысуллар белән таныша алачак.
Татарстан Президенты һәм барлык кунаклар күргәзмәне ачу тантанасыннан соң, экспозицияләр белән якыннан танышты. Аннан соң, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”н үстерүгә кагылышлы ике мөһим документ имзаланды. Бу минутларда “Казан ярминкәсенең бизнес-үзәгендә “Заманча технологияләр һәм материаллар - илнең авиатөзелешен торгызуда хәлиткеч звено” дигән халыкара конференциянең пленар өлеше бара. Конференциядә катнашучылар 200 дән артык доклад әзерләгән. Иртәгә конференциядә катнашучылар 9 секциягә бүленеп эшләрен дәвам итәчәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз