Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сахалин өлкәсе Хөкүмәте рәисе Вера Щербина белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Анда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.
Искә төшерәбез, Сахалин өлкәсе Хөкүмәте рәисе Вера Щербина җитәкчелегендәге делегация кичә, 24 апрельдә, Казанга килде. Делегация Татарстанда булганда республика министрлыклары һәм ведомстволарында, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты уку-лаборатория кампусы, "Химгарад" технополисы, Төбәк медицина фәннәре үзәге, югары технологияләр өлкәсендәге "IТ-парк" технопаркында булачак, "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышачак, шулай ук "Алабуга" махсус икътисади зонасын караячак.
Бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры белән дәүләт идарәсе системасы һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республика үзенең эшләнмәләре белән уртаклашырга һәм кирәк булган кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Бердәм заказчысы системасы линиясе буенча документларны (проектлар, смета, хисап һәм контроль системасы) бирергә әзер.
Илдар Халиков республика министрлыкларына һәм ведомстволарына Сахалиндагы хезмәттәшләргә инвестиция һәм бүгенге көндә республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган башка зур проектларны күрсәтергә һәм алар турында сөйләргә кушты.