Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында булды

2016 елның 6 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Арча муниципаль районында язгы кыр эшләре белән танышты. Ул "Кырлай" агрофирмасы кырында хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ИскеЧүриле,  Татар Кадрәге, Чулпан, Исе Масра, Югары Масра, Казанбаш, Югары Мәтәскә, Югары Корса, Яңа Яваш, Яңа  Кырлай авыллары өстеннән очып узды һәм басулар торышын карады.

Татарстан Республикасы Президентын Арча мунициципаль районы башлыгы Илшат Нуриев озата йөрде.

Муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, районда язгы кыр эшләре 30 апрельдә башланган, бүгенгә 25 мең чамасы гектарда чәчү эшләре төгәлләнгән. Бөртекле культуралар өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 67 мең гектар чамасы тәшкил итә. Бу гомуми кырның (122 мең га) якынча яртысы дигән сүз. 2 мең гектар чамасына бәрәңге утыртыла.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен һәм хуҗалык башлыкларын, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән тыш, аны сату һәм эшкәртү мәсьәләләренә дә игътибар бирергә өндәде.

Татарстан Президенты шулай ук бүген Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында төзекләндерелгән объектларда булды. Алар арасында - Мәдәният йорты, анда авыл китапханәсе, ФАП, җирлек администрациясе, мәктәп һәм Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды.

ТР Президенты музей комплексы экспозициясе белән танышкач, аның белән республика укучыларын актив таныштырырга һәм Татарстанның төрле районнары балалары өчен экскурсияләр ешрак оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов тагын бер музей объекты - Сәгъдетдин Салихов йортында булды, анда 1892-1894 елларда яшь Габдулла Тукай яшәгән.

Татарстан Президентының Арча районына эш сәфәре Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр монументына чәчәк салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International