Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венага эш сәфәре кысаларында Австрия Икътисад палатасы президенты Кристоф Ляйтл белән очрашты.
Очрашу Австрия Икътисад палатасында узды.
Яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Кристоф Ляйтл билгеләп үткәнчә, Татарстанның һәм Австриянең күп кенә уртак мәнфәгатьләре бар, шул исәптән бизнес, кадрлар әзерләү һәм мәгариф мәсьәләләрендә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Кристоф Ляйтл Австрия-Татарстан эшлекле форумында катнаштылар.
Сәламләү сүзендә Кристоф Ляйтл белдергәнчә, аларның Татарстан Республикасы территориясендәге махсус икътисадый зоналарга инвестицияләр кертү теләге бар. «Без Татарстанны Россиянең икътисадый алга киткән төбәге икәнен беләбез һәм хезмәттәшлек турында махсус килешүгә имза салырга әзербез», – диде ул.
«Санкцияләргә карамастан, без бу диалогка ярдәм күрсәтергә, тынычлык һәм үзара хезмәттәшлеккә өлеш кертергә тиешбез», – диде Кристоф Ляйтл.
Кристоф Ляйтл сүзләренчә, 2017 елга фараз уңай һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булырга кирәк.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Австрия бизнесын республикага җәлеп итәргә тели һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер. Ул Австрия компанияләренең Татарстанда уңышлы эшчәнлеге мисалларын китерде, шул исәптән «Винербергер», «Сваровски» компанияләренең, композит материаллар җитештерү предприятиеләрен, шулай ук Австрия бизнесының «КАМАЗ» ГАҖ белән тыгыз хезмәттәшлеген мисал итеп китерде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның һәм Австриянең нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергия белән тәэмин итү, мәгълүмат технологияләре, авиатөзелеш, фармацевтика һәм башка тармакларда хезмәттәшлек өчен потенциалы зур.
Республиканың мөһим мәйданчыкларыннан ул Татарстан икътисадының үсеш нокталарыннан берсе – Кама инновацион сәнәгать кластерын атады.