Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыятендә эшлекле төшке ашта катнашты

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Гамәлдәге сәяси һәм икътисадый вәзгыятькә һәм санкцияләргә карамастан, Татарстан Республикасы белән Австрия дустанә мөнәсәбәтләрне һәм эшлекле багланышларны саклап кала алды, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа юллар эзли. Бүген бу хакта Венада Австрия-Россия дуслыгы җәмгыятендәге эшлекле төшке аш кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Австриягә эш сәфәре кыла.

Эшлекле төшке ашта Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, Австрия эшлекле даирәләре вәкилләре, Австрия-Россия җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерман, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте президенты, Австрия Икътисадый палатасы вице-президенты Рихард Шенц һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Чарада катнашучыларны сәламләп, Флориан Стерман билгеләп үткәнчә,  Татарстан белән Австрия арасындагы тыгыз хезмәттәшлек уртак проектларга һәм тыгыз элемтәләргә китерде. Безнең максат – Россия белән Австрия арасында дуслыкка һәм үзара аңлашуга корылган үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм күрсәтү, диде ул. Ул шулай ук, әлеге чара  киләчәктәге уртак адымнар өчен «юл картасы» булдыруга этәргеч булсын иде, диде.   

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага һәм аның икътисадына күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде һәм, Венага әлеге визит барышында яңа проектларны эшләтеп җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алышырбыз, яңа эшлекле багланышларга нигез салыныр, дип ышаныч белдерде. Без Австрия бизнесы вәкилләре делегациясен тиз араларда Казанда көтеп калабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International