Рөстәм Миңнеханов Вена бургомистры Михаэль Хойпль белән очрашты

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Вена бургомистры һәм җир хөкүмәте башлыгы Михаэль Хойпльне Россиягә сәфәре кысаларында Казанга килергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов белән Михаэль Хойпль Вена ратушасының тарихи бинасында очрашты.

Михаэль Хойпль Вена ратушасының тарихи бинасы һәм анда булган әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда, Татарстан белән Австрия арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты, аерым алганда, уртак проектлар бар һәм бигрәк тә бизнес өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү мөһим, дип билгеләп үтте.

"Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр - безнең мөнәсәбәтләрнең бер өлеше генә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук мәдәният һәм туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. 2017 ел Россия һәм Австриядә үзара Туризм елы дип игълан ителде, дип искәртте ул.

Яклар Казан белән Вена арасында туры авиаочышлар оештыру мәсьәләләре турында фикерләште, ул туристлар агымын арттыруга йогынты ясар иде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, РФның Австриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Венада Татарстанның иҗади коллективлары чыгышларын оештырырга тәкъдим итүен әйтте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Вена бургомистрын, Россиягә сәфәре кысаларында, Казанга чакырды. 

Михаэль Хойпль белдергәнчә, ул чакыруны кабул итә. 

Яклар шулай ук Европа илләре өчен бигрәк тә актуаль булган толерантлык, конфессияара һәм милләтара тотрыклылыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикерләштеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International