Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре кысаларында Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Ли Си Чжон әфәндегә чакыруы өчен рәхмәт әйтте һәм кунакчыл Корея җирендә булуына бик шат икәнлеген белдерде. Россия Федерациясе җитәкчелеге төбәкара мөнәсәбәтләрне хуплый, диде.
«Кореядә безнең делегация 35 кешедән тора, - диде Татарстан Республикасы. - Ышанам, визит барышында Татарстан Республикасы һәм Корея Республикасы эшлекле даирәләре хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачарлар, яңа проектлар турында сөйләшеп килешерләр».
Безнең Көньяк Корея партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәбез бар, диде Рөстәм Миңнеханов, дөньядагы сәяси каршылыклар безнең мөнәсәбәтләргә йогынты ясамас.
Шулай ук ул Россия Федерациясенең Корея Республикасындагы Илчелегенә эш сәфәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның географик хәле, икътисадый структурасы, аның сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстанда нано- һәм биотехнологияләр үсешенә зур игътибар бирелә. «Кичә iKAIST компаниясе офисында булдык, бик кызыклы технологияләр белән таныштык», - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте һәм Чхунчхон-Пукто провинциясе җитәкчелеген Татарстан Республикасына килергә чакырды.
Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон әфәнде Татарстан Республикасы турындагы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде һәм эш төркеме төзү турындагы фикерне хуплады.
Ли Си Чжон әфәнде Татарстан спортчыларын Көрәш сәнгатьләре буенча дөнья чемпионатында катнашырга чакырды (2016 елның 2-8 сентябре), ул Чхунчхон-Пукто провинциясендә узачак.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына чемпионатта катнашу буенча йөкләмә бирде.
Бу очрашу, дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов, хезмәттәшлегебезнең башлангыч ноктасы, без киләчәктә озакка сузылган уңышлы багланышлар урнаштырырбыз дип ышанам.