Рөстәм Миңнеханов Ганноверда IAA Commercial Vehicles халыкара коммерциячел автотранспорт күргәзмәсендә булды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Ганноверга (ГФР) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IAA Commercial Vehicles 2016 халыкара коммерциячел автотранспорт күргәзмәсендә булды.

Бу йөк автомобильләре һәм автобуслар күргәзмәсе мәйданчыгы Европда иң эреләрдән санала. Чараны Verband der Automobilindustrie e.V. (VDA) компаниясе оештырган.

Искәртәбез, IAA Commercial Vehicles ике елга бер мәртәбә сентябрь аенда уздырыла, Франкфурттагы (ГФР) IAA Cars җиңел автомобильләр күргәзмәсе белән чиратлаша.

2016 елда IAA Commercial Vehicles төп тематик бүлекләре йөк автомобильләренә, җиңел коммерциячел транспортка, автобусларга һәм  микроавтобусларга, махсус транспорт чараларына (ашыгыч медицина ярдәме машиналары, коммуналь транспорт, янгынга каршы автомобильләр), транспорт  логистикасына (элемтә системалары һәм чаралары, белешмәләрне саклау һәм тапшыру системалары һәм чаралары, идарә чаралары, транспорт өчен  телематика) багышлана.

Ганноверда гадәттәгечә автомобиль сәнәгатенең яңа эшләнмәләре куелган. Күргәзмә кысаларында шулай ук актуаль мәсьәләләр буенча махсуслаштырылган тематик семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак. Моннан тыш, быел монда  тарихи йөк автомобильләре һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү чаралары тәкъдир ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе    DAF, «Скания», «Рено», «Вольво», «Даймлер», «Кнорр-Бремзе», «Федерал Могул» компанияләре һәм башкалар экспозицияләре белән танышачак дип көтелә.

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International