Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты

2016 елның 24 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. 

Татарстан Президенты Сахалин өлкәсе губернаторына Татарстан Республикасы делегациясен Сахалинга чакыруы өчен рәхмәт белдерде. 

"Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үсерү мәсьәләсенә игътибар итүегез өчен без рәхмәтле. - диде Рөстәм Миңнеханов. - Регионнар дәрәҗәсендә багланышлар өчен рәхмәтле". 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсенең күп милләтле халкы арасында татар булуын искәртте. 

"Без татар иҗтимагый оешмалары белән элемтәдә торабыз, алар безнең мәдәниятыбызны саклау эшен алып баралар, шәһәр һәм өлкә чараларында катнашалар", - диде Татарстан Президенты. Ул билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы ярдәме белән Сахалин өлкәсендә татар халык бәйрәме Сабантуй үткәрелә. 

Алга таба хезмәттәшлеккә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Татарстанның мәгълүмат технологияләрен куллануны үстерү өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Бу, шул исәптән, " Электрон хөкүмәт" проекты, "Имин шәһәр" системасы, бизнес һәм халык өчен онлайн сервислар. Моннан тыш, энергия ресурсларын саклау өлкәсендә, ТКХ нәтиҗәлелеген арттыру, шәһәр мохитен һәм иҗтимагый киңлекләрне камилләштерүдә зур эш алып барыла. "Без тәҗрибә белән уртаклашырга әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Әңгәмә барышында шулай ук спорт инфраструктурасын үстерү турында да сүз барды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның спорт объектларын төзү һәм аларны аннан куллануда тәҗрибә бик зур. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның балык продукциясен күпләп сатып алу буенча Сахалин тәкъдимен файлаланачагы турында искәртте. Ул Татарстанда Сахалин компанияләре үзләре балык продукциясен тәкъдим итә алуы өчен ниндидер форма табырга кирәклеген әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International