Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” сәяси партиясе кандидатларының федераль исемлеге составында Дәүләт Думасына сайланган Марат Әхмәтовның депутат мандатыннан баш тартуына аңлатма бирде.
“Марат Гата улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзаларының берсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Аның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасындагы нәтиҗәле эше республиканың аграр комплексын ил күләмендә лидерлар арасына чыгарды.
Алда безне агросәнәгать комплексы өлкәсендә әле күп яңа һәм нәтиҗәле проектлар көтә, алар икътисадның иң мөһим тармакларының берсе булган авыл хуҗалыгының алга таба да үсешен тәэмин итәчәк. Марат Әхмәтовның тәҗрибәсе һәм белеме республикага кирәк. Шуңа да ул Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында эшен дәвам итәчәк дигән карар кабул ителде”.