Рөстәм Миңнеханов Минскта Югары технологияләр паркы эшчәнлеге белән танышты

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскта Югары технологияләр паркы (ЮТП) эшчәнлеге белән танышты.

Югары технологияләр паркы вәкилләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов  бинаны, стартап комапнияләргә бирелгән мәйданнарны, бизнес-инкубаторны һәм башкаларны карап чыкты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Югары технологияләр паркы –Беларусь Республикасында махсу салым-хокукый режимдагы махсус икътисадый зона ул.

Парк булдыру турындагы Декретка Беларусь Республикасы Президенты 2005 елның 22 сентябрендә имза салган. 2006 елның июнендә ЮТПның беренче дүрт  резиденты барлыкка килгән.

ЮТП кысаларында бизнес-инкубатор эшләп килә, ул яңа стартапларга һәм инновацион IT-тирәлекне үстерүгә ярдәм күрсәтә.

Паркта җитештерелгән программа тәэминатының 90%тан артыгы экспортка – АКШка һәм Канадага, Европа илләренә, Россиягә һәм БДБгә китә. 

Шундый ук Европа һәм Азия мәйданчыкларыннан аермалы буларак, Беларусьның Югары технологияләр паркы – виртуаль. Бу, димәк, ЮТПның хокукый режимы Беларусь Республикасының барлык территориясендә гамәлдә дигән сүз.

Рөстәм Миңнеханов ЮТП эшчәнлеге белән бик җитди кызыксынды. Аның сүзләренчә, Беларусь һәм Татарстанга мондый инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларны үстерү өлешендә тәҗрибә алмашырга кирәк. Парк территориясен карау барышында ЮТП эшчәнлеген оештыру, ИТ-компанияләрен финанслау һәм сайлап алу темалары кузгатылды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук балалар өчен ЮТПда белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча Беларусь тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Мәсәлән, Югары технологияләр паркы базасында өлкән сыйныфлар укучылары өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендә һөнәри юнәлешле очрашулар, яшьләр арасында мәгълүмат технологияләрен популярлаштыру буенча башка чаралар уздырыла икән.  

Минскта Югары технологияләр паркы турында төгәлрәк - http://www.park.by/post-10/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International