Бүген Дюссельдорф обер-бургомистры Томас Гайзель Татарстан Республикасы компанияләре һәм предприятиеләрен 9 нчы Россия-Германия чимал конференциясендә катнашырга чакырды.
Бу тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Томас Гайзель белән очрашуында яңгырады.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн - Вестфалия җирләре башкаласында эш визитында. Төп максаты - "К-2016" каучук һәм пластик халыкара күргәзмәсендә катнашу.
Дюссельдорф обер-бургомистры белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, "К-2016" күргәзмәсендә "Түбән Кама нефть химиясе", "Казаноргсинтез" компанияләре катнаша, "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының берләштерелгән стенды тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, күргәзмә гадәттәгечә эре чара һәм алдынгы нефть химиясе сәнәгате вәкилләрен җәлеп итә.
Без «Мессе Дюссельдорф» оештыручылары белән элемтәдә, диде Татарстан Президенты, һәм аларга ярдәмнәре, Казандагы тематик ярминкәләрне оештыруда катнашулары өчен рәхмәтле.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген полимерлар һәм каучук җитештерүче иң эре төбәк буларак Татарстан өчен Полимерлар эшшкәртүчеләр ассоциациясе белән мөнәсәбәтләрне җайга салу бик мөһим. Без аларны Казанга чакырабыз, диде ул, хезмәттәшлек итәргә телибез, республикада бүген чимал - полимерлар, АБС-пластик, поликарбонат, полиэтилен һәм башкалар җитештерелә.
Моннан тыш, Татарстан Президенты Дюссельдорф обер-бургомистрына бүгенге Төньяк Рейн - Вестфалия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуы турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Германия эшкуарлары элетмәләр урнаштыру, Татарстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру яклы.
Дюссельдорф обер-бургомистры, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, ул - «Мессе Дюссельдорф» күзәтчелек советы рәисе. Аның сүзләренчә, агымдагы елның ноябрь аенда Дюссельдорфта 9 нчы Россия-Германия чимал конференциясе узачак. Ул Татарстан Республикасы белгечләрен катнашырга чакыра.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан әлеге чарада һичшиксез катнашачак. Ул, үз чиратында, Дюссельдорф обер-бургомистрын Казанга чакырды, андагы ел саен уздырылучы "Интерпластика Казан" күргәзмәсе экспозициясе белән танышырга тәкъдим итте.