Илдар Халиков “Tatarstan Top Hotels Awards” һәм “Tatarstan Top Restaurants Awards” беренче республика конкурсы җиңүчеләрен котлады

2016 елның 28 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген “Tatarstan Top Hotels Awards” (“Татарстанның иң яхшы кунакханәләре”) һәм “Tatarstan Top Restaurants Awards” (“Татарстанның иң яхшы рестораннары”) беренче һөнәри премия лауреатларын бүләкләде.  Конкурска нәтиҗә ясау Казанның “Ривьера” мәйданчыгындагы “Панорама” ресторанында узды.

Конкурсны оештыручы – ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты каршындагы “Татарстан Республикасында туризмны үстерү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма.

Бу чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Илдар Халиков кунакханә һәм ресторан бизнесы вәкилләренә аларның җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Мин 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек вакытында алда торган катлаулы бурычларны хәтерлим әле. Сез барысын да булдырдыгыз. Һәм сезгә бик зур “рәхмәт”, - диде ул.

“Ел азагына Казанга 2,5 млн турист киләчәк. Әлбәттә, туристлар күбрәк килгән шәһәрләр дә бар, шулай булгач, тырышырга сәбәп бар. Минем уйлавымча, без бу бурычны да үти алырбыз”, - дип билгеләде ул.

Аннары Илдар Халиков 4 һәм 5 йолдызлы кунакханәләр категориясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урынны “Релита-Казан” кунакханәсе алды, икенчене –   LUCIANO Residence Kazan, өченчене – Кортъярд Марриотт Казан Кремль.

“Tatarstan Top Hotels Awards” (“Татарстанның иң яхшы кунакханәләре”) һәм “Tatarstan Top Restaurants Awards” (“Татарстанның иң яхшы рестораннары”) премияләре җиңүчеләре “Туризм лидеры-2016” конкурсында катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International