Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 1мең 363 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 16 млн 620 мең сумга 440 карар чыгарылган.
Бу мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков уздырды.
Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елның 28 октябренә республикада 1 млн 857,6 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 216,4 мең кв. м булган 3 мең 754 фатирлы 89 йорт төзелгән.
Ирек Фәйзуллин ятимнәргә биреләчәк торак турында җентекләбрәк сөйләде. 2016 елда Татарстанның 311 ятим баласын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән 54 йорттан инде фатирлар сайланган.
Шулар исәбендә 8 шәхси йорт бар; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булмаган 23 күп фатирлы йорт; ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе күзәтчелегендә булган 23 күп фатирлы йорт бар. Объектларда төзелеш төрле стадиядә бара: 2 объект урта әзерлек дәрәҗәсендә; 13 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә; 2 объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән; 37 объект файдалануга тапшырылган.
Илдар Халиков ятимнәргә бирелүче торак мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм программа үтәлешен билгеләнгән вакытка тәэмин итәргә чакырды.
Инвестицияләр исәбенә төзелүче күп фатирлы тораклар программасы буенча 34 объектның 27се югары әзерлектә, 7 йорт уртача әзерлектә.
Аз катлы йортлар төзелешенә килгәндә, республика буенча 9 мең йортның 7 737се файдалануга тапшырылган.