Илдар Халиков: “Статистика органнары мәгълүматның дөреслеге, сыйфаты, оперативлыгы өчен җавап бирә”

2011 елның 2 феврале, чәршәмбе
Узган 2010 ел дәүләт статистика органнары өчен Бөтенроссия халык санын алу елы булып тарихка кереп калды. 2008 елдан бирле бу масштаблы чарага әзерлек эшләре алып барган статистика органнарының эше халык санын алу белән тәмамланмый әле. Хәзер алар алдында бу материалларны автоматлаштырып эшкәртү бурычы тора Әлеге эш узган елның декабреннән бирле алып барыла. Әлеге мәгълүматлар бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында яңгырады. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Идарә җитәкчесе Валерий Кандилов белдергәнчә, халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика комиссиясенең территориаль комиссияләр, министрлык-ведомстволар белән тыгыз хезмәттәшлеге бу чараны уңышлы уздыру мөмкинлеген биргән. Ул республика территориясендә халык арасында сораштыруларның бик оешкан төстә узуын, актив гражданлык позициясе күзәтелүен, иң мөһиме - халык белән тулы диалогка ирешелүен ассызыклады.

Хәзер республикада сораштырулар нәтиҗәсендә тутырылган 5 млн. нан артык бланкны эшкәртәсе бар. Коллегия утырышында хәбәр ителгәнчә, 2010 елда узган Бөтенроссия халык санын алуның беренче якынча нәтиҗәләре агымдагы елның 30 апреленә әзер булачак. Ә төгәл нәтиҗәләр 2011 ел ахыры - 2012 ел башына әзер булып бетәчәк. 2012-2013 елларда халык санын алу нәтиҗәләре рәсми рәвештә басылып чыгарга тиеш. “Соңгы дистә елда дәүләт статистикасы органнары өч зур сораштыру уздырды. Ул – 2002 һәм 2010 елларда илдә халык санын санын алу, 2006 елда авыл хуҗалыгында сан алу Шушындый җентекле сораштырулар дәүләт хакимияте органнарына халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту мөмкинлеге бирә, ә статистика органнарына төрле тикшеренүләр уздыру өчен нигез булдыра,”- ди Валерий Кандилов. Ул шулай ук быел илдә икътисади сан алу - кече һәм урта бизнес субъектларын сораштырулар узачагын искәртте.

Статистика органнарының вазифасы сораштырулар уздыру белән генә чикләнми, билгеле. Аның алдында шулай ук электрон хезмәтләр күрсәтү даирәсен киңәйтү, электрон документ әйләнеше белән бәйле бурычлар тора. Валерий Кандилов белдергәнчә, 2010 елда бу өлкәдә сизелерлек алга китеш күзәтелә. Статистик мәгълүматны электрон юл белән алу өлешен 19 проценттан бюджет учреждениеләрендә 70 процентка җиткерелгән. Валерий Кандилов электрон юл белән мәгълүматлар туплауны статистика органнарының аналитик мөмкинлекләрен арттыра, дип ассызыклый. Премьер-министр Илдар Халиков бу күрсәткечне кимендә 90 процентка җиткерү бурычын куйды.

Илдар Халиков үз чыгышында 2010 елда узган халык санын алуның бер яктан системаның ныклыгын сынау, икенче яктан, көчләрне берләштерү ягыннан әһәмиятен билгеләп узды. Ул ТР Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән шушы катлаулы эшне сыйфатлы итеп башкарып чыкканнары өчен статистика органнарына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, 2010 ел Бөтенроссия халык санын алудан тыш, башка вакыйгалар белән дә тарихка кереп калды. Узган ел республиканы корылык, янгыннар сынады. Катлаулы ел булуга карамастан, аны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык, дип искәртә Премьер-министр.

“Статистика хезмәткәрләре саннар белән генә эш итүчеләр түгел, алар мәгълүматның дөреслеге, сыйфаты, үз вакытында ирешелүе өчен җавап бирә. Аларның хезмәте дәүләткә сыйфатлы карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Бу, үз чиратында, халыкның яшәү сыйфатын күтәрүгә барып тоташа. Республиканың статистика органнары озак еллар буе бу бурычны уңышлы үтәп килә”, -ди Премьер.

Заман статистика органнары алдына яңа бурычлар куя. ТР Премьер-министры үз чыгышында 2011 елда статистика оргнаннары алдында торган мөһим бурычларга аерым тукталып узды. Аның берсе якын елларда икътисадның барлык тармакларын һәм социаль өлкәне модернизацияләү белән бәйле. Бу бурычлар “ТР 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеше турында”гы яңа программаның нигезенә салынган. Документ бүгенге көндә раслау өчен Дәүләт Советына юлланган. “Әлеге программаның беркадәр өлеше инде реализацияләнә дә башлады. “Бәләкәч” , “Торак төзелеше” программалары, кече бизнеска ярдәм итү, авыл җирләрендәге торак пунктларда юллар төзелеше турындагы яңа программалар әнә шундыйлардан”, - дип ассызыклады Премьер.

Илдар Халиков Татарстанның баланслы, тотрыклы, гармоник үсештәге һәм төрле бизнес формалары өчен уңайлы төбәк булырга тиешлегенә басым ясады. Аның белдерүенчә, инновацияле үсеш кече һәм урта бизнес үсеше торышын объектив бәяләүдән башка мөмкин түгел. Бүген бу юнәлештә муниципаль берәмлекләр башлыклары, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү структуралары белән ярдәмләшеп эшләү кирәк, дип искәртте ул. Хөкүмәт башлыгы икътисади сан алуны 2011 елда алда торган өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип белдерде.

Электрон хезмәтләр күрсәтү, электрон документлар әйләнеше системасын үстерүгә килгәндә, Илдар Халиков моның кирәклеген барлык министрлык-ведомстволарда аңлау бар дип искәртә. “Бүген дәүләт бу максатларга зур чыгымнар тота, әлеге мөмкинлектән дөрес файдалана белергә кирәк”, - дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, электрон хезмәтләр муниципалитетлар өчен дә, министрлык-ведомстволар өчен дә уңайлы. Бу уңайлык кына түгел, тизлек, мәгълүматның оперативлыгы да, статистик мәгълүмат бирүнең гадиләштерелгән системасын булдыру да. Илдар Халиков статистика органнары агымдагы елда да яңа бурычларны лаеклы үтәр дигән ышаныч белдерде.

Үтә җаваплы, масштаблы бурычлар башкаручы, зур нагрузка белән эшләүче статистика органнары хезмәткәрләре түбән эш хезмәт хакына эшли. “Бу мәсьәләне чишү юлларын эзләячәкбез”, -дип ышандырды ТР Хөкүмәте башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International