Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайда Кытай компанияләре җитәкчеләре белән очрашты.
Эшкуарларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсе эшендә катнашты.
Сез бизнесның төрле юнәлешләреннән, диде ТР Президенты, бу - фармацевтика, сәламәтлек саклау, нефть химиясе һәм сәнәгать җиһазлары, мәгарифтә инновацион технологияләр. Барлык бу өлкәләр Татарстан Республикасы өчен кызыклы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Медицина җиһазларын җитештерүче Beijing Fornurse Medical Equipment Co., Ltd. (Форнурс) Пекин компаниясе җитәкчеләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә производство ачуны тәкъдим итте.
China Outong Group (Чайна Аутонг Групп) компаниясе җитәкчеләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә ТР Президенты "Татнефть" ГАҖ белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Әлеге компания продукциясе нефть, химия, металлургия, электр энергиясе җитештерү һәм башка тармакларда файдаланыла.
Тагын Yalong Educational Equipment Join-Stock Co., Ltd. (мәгариф өчен җиһазлар җитештерүче "Ялун" Чжэцзян акционерлык компаниясе) җитәкчелеге белән очрашу үткәрелде. Компания технологик инновацияләр эшләүгә юнәлдерелгән. Кытайда технологик һәм мәгариф җиһазларын җитештерүчеләр арасында алдынгы предприятиеләрнең берсе булып тора.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләрен Татарстанга чакырды һәм "Иннополис" МИЗ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карауны тәкъдим итте.