Наркотиклар, төрле психоактив матдәләр кулланучыларны башлангыч мәлендә ачыклау максатында, республикада укучылар, студентлар һәм хәрби хезмәткә алынучы яшьләр арасында, тестлаштыру рәвешендә, медик-профилактик тикшерүләр уздырыла. Былтыр, мәсәлән, 147,5 мең егет һәм кыз каралган, шуларның 17,8 меңе – хәрби мундир кияргә тиешле егет. Нәтиҗәдә, наркотик кулланучы 120 кеше ачыкланган: урта мәктәпләрдә - 8, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә - 9, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә - 2, югары уку йортлары студентлары арасында - 10, хәрби комиссариатлар тикшергәндә - 91 кеше.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барган ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе белән РФ наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында ТР прокуроры Кафил Әмиров шундый мәгълүматлар китерде. Хәрби хезмәткә алынучылар арасында наркотик кулланучыларның күбрәк ачыклануына игътибарны юнәлтеп, ул уку йортларында тестлаштыру системасының нәтиҗәлелегенә шик белдерде.
ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе булган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, тестлар уздырганда алдан игълан итми генә килергә, тикшергәндә дә барысын да рәттән түгел, ә шик тудырганнарын сайлап алып кына җентекләп карарга, гомумән, тестлаштыру системасын үзгәртү зарур, диде. Татарстанда наркотикларга бәйлелектәге укучыларны һәм студентларны ачыклаучы укытучыларны кызыксындыру ысулларын кулланырга кирәк, чөнки балалар белән эшләүче укытучылар аларның күзләреннән, үз-үзләрен тотышыннан ук чамалый, дигән фикердә республика җитәкчесе. Бер яктан, алдан кисәтми генә тикшерүләр вакытында наркотик кулланучыларның юри килмичә качып кала алу мөмкинлеге кими, икенче яктан, бюджет акчасы юкка әрәм-шәрәм ителми, димәк, тестлаштыруның нәтиҗәлелеге арта, дип саный республика прокуроры да.
Президент искәрткәнчә, соңгы 4 ел эчендә халык арасында наркотиклар таралышын профилактикалау республика максатчан программасын гамәлгә ашыруга Татарстан бюджетыннан 170 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Былтыр октябрь аенда ТР Хөкүмәте тарафыннан аның 2011-2015 елларга каралганы кабул ителеп, программа чараларына 382,2 млн. сум сарыф итү күздә тотыла, шул исәптән быелгыларына – 78,6 млн. сум. Алга таба Татарстанда наркотикларның законсыз таралышы һәм медицина максатларыннан тыш кулланылышы күләмен киметү максаты куела.