Татарстанга эшлекле сәфәргә Кыргызстан Республикасы делегациясе килде. Делегацияне республиканың Мәгариф һәм фән министры Канат Садыйков җитәкли. Алар Татарстанның башлангыч, урта махсус һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортлары белән танышырга ниятли. Сәфәр нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кыргызстан арасында кысалы килешү төзү көтелә.
Кыргызстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Канат Садыйков сүзләренә караганда, Татарстанга эшлекле сәфәрнең максаты – белем бирү һәм фән өлкәсендәге багланышларны көчәйтү. Шулай ук яшьләрнең мөмкинлекләрен арттыру, ягъни аларга Татарстанның әйдәп баручы уку йортларында белем бирү һәм аспирантлар белән алмашу күз алдында тотыла.
“Безнең халыкларның мәдәни тамырлары уртак, безне элекке Советлар берлегенең мәгариф җирлеге берләштерә. Соңгы вакытта Кыргызстан Россиянең күп төбәкләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга омтыла. Татарстанның фәнни-белем бирү потенциалы зур булуын исәпкә алып, без мондагы уку йортларында Кыргызстан икътисады өчен белгечләр әзерләү юнәлешендә эшләргә телибез. Мондый рухтагы фән һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләр Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы багланышларны ныгытырга, диаспораларның мәдәни элемтәләрен сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз”, - диде Канат Садыйков журналистлар белән аралашу вакытында.
Кыргызстан Республикасы делегациясе бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очрашты.
Парламенттагы очрашу вакытында студентлар үзидарәсен үстерү, студентларның хезмәт отрядларындагы мәшгульлеге турында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Кыргызстан Мәгариф һәм фән министры Канат Садыйков, үз чиратында, үз республикаларындагы белем бирү системасы, студентларның үзидарәсен үстерү, Кеше хокуклары буенча вәкил каршында студентларның һәм яшьләрнең хокукларын яклау советы эшчәнлеге турында сөйләде.