Татарстан Республикасы Президенты: бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясе кысаларында Татарстан Республикасына багышланган махсус сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. 
Чара Сан-Францискода, «St. Regis» кунакханәсенең конференц-залында Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәре (2016 елның 9-11 ноябре) кысаларында узды.
Сессиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итеп, Ford Motor Company вице-президенты, чараның модераторы Стивен Биган билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия Федерациясенең сәнәгатьтә алга киткән төбәкләренең берсе. Бу – инвестицияләр өчен бик яхшы урын, диде ул. Стивен Биган шулай ук кунакларга хәбәр иткәнчә, "Алабуга" МИЗ территориясендә биш ел буена  Форд-Соллерс компаниясе заводлары уңышлы эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисадый һәм инвестицион  потенциалын тәкъдир итү һәм Россия икътисадында инновацияләр роле турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. 
«Бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү. Ышанабыз, бүгенге визит Татарстан белән Америка компанияләре хезмәттәшлеген үстерүгә яңа этәргеч булыр» - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика  делегациясе составында республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре бар.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга АКШ компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек турында сөйләде. Аерым алганда, «Форд» һәм  «Соллерс» компанияләре белән. «Cisco» комапниясе белән мөһим проектлар гамәлгә ашырыла, мәгълүматлаштыру һәм мәгариф өлкәсендә «IBM», «Microsoft», «Intel» и «Google» компанияләре белән хезмәттәшлек җайга салынган. «General Electric» компаниясе белән энергетика, сәламәтлек саклау, банк эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек алып барыла.
Carnegie Mellon University (Карнеги-Меллон) университеты белән берлектә «Иннополис» МИЗда ИТ-Университет булдырылган.
«Без Кремний үзәне инновацион һәм венчур компанияләре белән актив хезмәттәшлек итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов, Америка фирмалары ел саен Казан венчур ярминкәсендә катнашалар».
Рөстәм Миңнеханов ышанып хәбәр иткәнчә, уртак эшчәнлек өчен иң беренче чиратта икътисадта мөмкинлекләр гаять зур. Татарстан Президенты фикеренчә, Америка компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерү өчен нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, автомобильләр һәм аларга компонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, энергияне сак тоту, төзелеш һәм  инфраструктур проектлар, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы өлкәсендә мөмкинлекләр киң.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада мәгариф һәм фән үсешенә, югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. 
Мәгълүмат-коммуникация технологияләре үзәге – уникаль яңа шәһәр проекты һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы турында мәгълүмат бирде Рөстәм Миңнеханов.  
Якын елларда Татарстанда «ИнноКам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге, «Мәскәү – Казан» тизйөрешле тимер юл магистрале төзелеше, «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры кебек эре проектлар гамәлгә ашырылачак.
"Сезне Татарстанда көтеп калабыз" – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап.  
Сессия кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын, “Иннополис МИЗ мөмкинлекләрен тәкъдир итү белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясадылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International