Татарстанда түбәләр ишелү факты буенча 5 җинаять эше кузгатылган

2011 елның 9 феврале, чәршәмбе

Йортларның түбәләрен кардан чистартуга салкын караган идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә карата 5 җинаять эше кузгатылган. Шул исәптә, бүген 3 җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде.

Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды.

Кафил Әмиров үз чыгышында йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм түбәләрне кардан чистарту буенча идарәче компанияләрне тәнкыйтьләде. “Прокуратура башка вәгъдәләргә ышанып калмаячак. Мин прокурорлардана бу эшне контрольгә алуны, эшләрне судка кадәр җиткерүләрен һәм иң авыр җәза чарасын билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать итүләрен сорыйм”, - дип билгеләп үтте ул.

“Шәһәр буенча кискен вәзгыять урнашты. Казанда кар җыелу сәбәпле, түбәләр ишелүнең 13 очрагы теркәлгән. Әмма кар чистарту өчен җаваплы җитәкчелек составының берсе дә зыян күрмәгән”, - дип ассызыклады ТР Прокуроры.

Кафил Әмиров территорияләрне чистарту өчен күчерелә торган акчаның законлы рәвештә сарыф ителүен тикшерергә кирәк, дип билгеләп үтте. “Берничә әйдәп баручы компанияне тикшереп, йортта яшәүчеләрдән җыелган акчаның кая киткәнен ачыкларга кирәк. Бу мәсьәләне муниципаль хакимият хәл итә алмаса, хокук саклау органнары читтә калырга тиеш түгел”, - диде ул. Мондый хокук бозулар өчен иң каты җәза 2 елга иректән мәхрүм итү. “Закон эшләргә тиеш. Бүген сезне кисәтәм һәм бу проблеманы хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтәм”, - диде Кафил Әмиров, утырышта муниципаль районнан катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International