Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов Казанның Идел буе районы базары эшчәнлеген вакытлыча туктату белән янады
2011 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Казан тимер юл вокзалы, метро (аерым алганда, аның “Кремль” станциясе), “Үзәк” автовокзал кебек транспорт инфраструктурасы объектларында куркынычсызлыкның тәэмин ителешен тикшерде. Моннан тыш, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Идел буе районы базарында да булды.
Р.Моратов иң беренчеләрдән булып тимер юл вокзалын карады. Биредә ул аның территориясенә Идел ярыннан бернинди тоткарлыксыз үтеп керергә мөмкин икәнлеген үз күзләре белән күрде. ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров моңа җавап итеп ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Россия тимер юллары” ААҖнә вокзал территориясен койма белән әйләндереп алу тәкъдимен җиткерүен белдерде.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфан Галәвов тикшерү барышында пассажирларның иминлеген арттыру проектының инде әзерләнүе хакында хәбәр итте. Әлеге чаралар, мисал өчен, станциягә керү юлында металл детекторлар урнаштыруны үз эченә алачак. Шуңа да карамастан, ул әлегә юк. Ә.Галәвовның сүзләренә караганда, әлеге максатларга федераль бюджеттан 75 миллион сум акча бүлеп бирелергә тиеш.
“Үзәк” автовокзал җитәкчелегенең сүзләренә караганда, территориядә даими рәвештә 4 милиционер кизү тора, аларның икесенә автовокзалга килүчеләрне тикшерү вазифасы йөкләнгән.
Бүгенге тикшерү күрсәткәнчә, иң катлаулы вәзгыять – Идел буе районы базарында. Базар администрациясе территориядә 8 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре эшли дип ышандырса да, сәүдә рәтләрендә тәртипсезлек хөкем сөрә, мондый шартларда бирегә килүчеләр һәм базар хезмәткәрләренең иминлеге хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Равил Моратов, әгәр территорияләрендә тиешле куркынычсызлык тәэмин ителмәсә, кешеләр күпләп җыела торган урыннар, аерым алганда, Идел буе районы базары эшчәнлеген вакытлыча туктатырга вәгъдә бирде.
Р.Моратовның сүзләренә караганда, транспорт инфраструктуарсы объектларын һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны саклау белән милиция хезмәткәрләре генә түгел, ә шәхси сак предприятиеләре дә шөгыльләнергә тиеш. “Һәр объектта милиция һәм шәхси сак предприятиеләре арасындагы җаваплылык зоналарын төгәл бүләргә кирәк, - диде Р.Моратов. – Шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре барлык объектларда да бик йомшак эшли. Бөтенесе дә объектларны саклау белән Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шөгыльләнергә тиеш дип саный, әмма аларга бөтенләй башка вазифалар йөкләнгән”.
Равил Моратов шулай ук Казанның Кремль урымындагы пабта күптән түгел чыккан янгынны искә төшерде. Аның залында шулай ук шәхси сак предприятиесе хезмәткәре кизү торырга тиеш булган. Аның бурычы – янгын чыккан очракта кешеләргә эвакуация юлларын күрсәтү.
Тикшерү ахырында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, бүген алар булган барлык объектларда да куркынычсызлыкны көчәйтү буенча кайбер чаралар үткәрү бурычы тора.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз