Илдар Халиков: "Ватанны саклаучылар көненең әһәмияте елдан-ел арта"

2011 елның 21 феврале, дүшәмбе
Тагын ике көннән ил халкы Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Совет чорында Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә торган бу бәйрәмнең, исемен үзгәртүенә карап, әһәмияте кимемәде. Ул туган ил иминлеген саклаучыларны данлау, алар үрнәгендә яшь буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү көне дә.

Әлеге мөһим дата уңаеннан бүген “Пирамида”да ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында тантаналы чара узды. Залга Совет һәм Россия Армиясе ветераннары - әфган, Төньяк Кавказдагы сугышлар ветераннары, гамәлдәге хәрбиләр, курсантлар җыелган иде.

Премьер-министр Илдар Халиков ил азатлыгын саклауга зур өлеш керткән ветераннарны ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән котлап, аларга сәламәтлек һәм бәхет теләде. Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, бу бәйрәмнең әһәмияте, җәмгыятьнең, ил җитәкчеләренең аңа мөнәсәбәте еллар үткән саен үсә һәм ныгый гына ара. “Баш өстендә аяз күк йөзе булу, ил, гражданнар иминлеген саклаучылар булуын тою иген кырларында, предприятиеләрдә тыныч кына хезмәт итү, илнең, республиканың чәчәк атуы өчен кирәк. Ватанны саклаучылар көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре ишеттерәсе килә. Аларның тиңдәшсез сугышчан батырлыгы илебезгә ирек алып килде. Бу көнне әфганчыларны, Кавказда законсыз кораллы формированиеләргә каршы көрәш алып барган хәрбиләрне дә аерым билгеләп үтәргә кирәк”, -ди Илдар Халиков.

Хөкүмәт башлыгы республиканың оборона сәнәгатенең сугыш елларында Ватанны илбасарлардан азат итүгә зур өлеш кертүен дә искәртте. “Соңгы елларда ТР Президентының бу өлкәгә аерым мөнәсәбәте ярдәмендә безнең оборона сәнәгате яңара. Аны яңа чишелешләргә, югары технологияләр һәм инновацияләргә нигезләнеп җиһазландыру бара. РФ Хөкүмәте дә Армиянең куәтен күтәрүгә зур көч куя. Офицерлар тораклар белән тәэмин ителә, хәрбиләрнең хезмәт хаклары күтәрелә, яңа заманча кораллар белән тәэмин ителеш бара”, - дип ассызыклады ул. Илдар Халиков белдергәнчә, 23 февраль патриотлык рухында тәрбияләнүче, Ватанны саклауга әзер булган яшьләр өчен дә бәйрәм. Татарстан менә инде өч ел рәттән илдә яшьләрне хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүче төбәк булып танылып, РФ Оборона министрлыгының күчмә вымпелына ия булды.

Соңыннан Хөкүмәт рәисе бер төркем хәрбиләргә, Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеен бәйрәм итүгә зур өлеш керткән предприятиеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантанада хәрбиләрне бәйрәм белән котлаган Казан горнизоны җитәкчесе, генерал-майор Валерий Миронченко белдерүенчә, Ватанны саклаучылар көне намус, ирек, батырлык төшенчәләрен чагылдыра. Алары исә, үз чиратында, тормышның әхлакый нигезләрен тәшкил итә. “Һәр бәйрәмнеке кебек Ватанны саклаучылар көненең дә үз йөзе бар. Ул - илен, гаиләсен, туган йортын саклаучы солдат. Бүген илебездә мобиль, куәтле техникага ия һәм сыйфатлы коралландырылган, һәрвакыт әзерлекле солдатлары, сержантлары булган, хәрбиләре социаль яктан якланган көчле армия булырга тиеш. Шул вакытта безгә бер дошман да куркыныч булмаячак”, - ди ул.

“Пирамида”дагы бәйрәм чарасы патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International