Рөстәм Миңнеханов: “Түбән Кама – Татарстанның перспективалы мәйданы”
2011 елның 22 феврале, сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
Республика башлыгы “Патриот” хәрби-патриотик үзәген ачуда катнашты. Аннары ТР Президенты катнашында Түбән Кама районы Советы һәм Түбән Кама шәһәре Советы сессияләре утырышы узды.
Сессиядә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин төп доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2010 елда районда сәнәгать производствосы индексы 112,5 процент тәшкил иткән. 274,5 миллиард сумлык тауар чыгарылган һәм хезмәт күрсәтелгән. 131 мең кв. метр торак торгызылган. 464 ветеран өй туйлары үткәргән. Узган ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районы ТР районнары арасында беренче урынга чыкты.
"Түбән Кама – Татарстанның җитди һәм перспективалы мәйданы”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген “Патриот” хәрби-патриотик үзәге ачылу, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, шәһәргә һәм районга яхшы бүләк булды. Республика башлыгы барлык ир-атларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
ТР Президенты фикеренчә, төрле торак төзелешен үстерү перспективалы бурычларның берсе булырга тиеш. Хәзер республикада социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла, әмма шәхси торак һәм коммерция ипотекасын да онытмаска кирәк. 2020 елда ТР да 1 кешегә 1 кв. метр торак төзү максат итеп куелган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.