Татарстан автокомпонентлар җитештерү буенча «American Axle» компаниясе белән хезмәттәшлекне җайга сала

2011 елның 22 феврале, сишәмбе
Татарстан Американың «American Axle» компаниясе белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә.

Бүген Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков Хөкүмәт йортында АКШның эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда «American Axle» компаниясенең бизнесны үстерү буенча директоры Стив Грегерсон, «AZ Enterprise L.L.C.» компаниясе президенты Алекс Гагускин һәм башкалар катнашты.

«American Axle» компаниясе пассажир автомобильләре, җиңел йөк машиналары өчен йөртүче тәгәрмәчләргә трансмиссия һәм приводлар сисетемасы, шасси һәм металл өлешләр, узеллар һәм блоклар ясау, проектлау, тестлаштыру һәм сертификатлаштыру мәсьәләләрендә дөньякүләм лидерлардан санала. Компанияне тәкъдим итү барышында билгеләп үтелгәнчә, “ААМ” күчәр һәм карданлы валлар җитештерүгә басым ясый. АКШта урнашкан заводлардан тыш, компаниянең Бразилия, Кытай, Англия, Германия, Һиндстан, Япония, Мексика, Польша, Шотландия, Көньяк Корея һәм Таиландта офислары һәм җитештерү объектлары бар. Стив Грегерсонның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта компания Россия базарына үтеп керүне максат итеп куя. “Татарстан – Россия автомобиль сәнәгате үзәге. Шунлыктан без аны өстенлекле төбәк сыйфатында сайладык”, - дип белдерде ул.

Үз чиратында, Илдар Халиков Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдим итте. Премьер билгеләп үткәнчә, республиканың “КАМАЗ”, “Соллерс” кебек эре автомобиль предприятиеләре икътисади кризис сынауларын лаеклы үтте. “Бүген, үсеш перспективалары күзлегеннән караганда, әлеге тармакның зур потенциалы бар”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Илдар Халиков автокомпонентлар индустриясен үстерүгә карата кызыксыну белдерде. “Моның өчен без тиешле барлык шартларны да тудырабыз. Татарстанга күп кенә компанияләр килде һәм республикада үз производстволарын ачты”, - диде ул.

Казандагы очрашудан соң Илдар Халиков кунакларга “КАМАЗ”, “Соллерс” заводларына, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылып, Татарстан белән танышуны дәвам итәргә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International