Тина Канделакиның, Татарстан үзенең “Электрон Хөкүмәт” өлкәсендәге эшкәртмәләрен башка регионнарга да бирәме, дип кызыксынуына Николай Никофоров, Татарстан программа тәэмин ителешен әзерләүчеләр хәзер үк тә Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары белән эшли, дип белдерде.
Очрашу барышында журналистлар Татарстан Президенты белән республикада мәгариф үсеше мәсьәләсе буенча да фикер алышты. Р.Миңнеханов югары белем бирүнең сыйфатын күтәрү зарурлыгына басым ясады. Моннан тыш, мәгариф системасы нәкъ менә хезмәт базарында ихтыяҗ булган белгеләр әзерләргә тиеш. Шулай ук, Президент республикада тормышка ашырыла торган “Электрон мәгариф” программасы хакында да аңлатма бирде.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.