Рөстәм Миңнеханов: “Төбәктәге тотрыклылык күп очракта судьялар эшеннән тора”

2011 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР судьяларының ике көнлек VII хисап-сайлау конференциясе башланды. Форумны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Аерым алганда, аларга төбәктәге тотрыклылык күп очракта судьялар эшеннән тора, дип белдерелде. “Судның заманча, нәтиҗәле, гадел, әмма кешеләрнең абруен төшерми һәм җинаять кылучыларга дөрес тәрбияли торган булуын телибез”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Республика җитәкелеге судларның матди-техник базасын ныгытуга, эшләү өчен яхшы шартлар тудыруга, шулай ук судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләренең абруен күтәрүгә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте ул.

“ТР Хөкүмәте тарафыннан “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны куллана алу турындагы” Федераль законны гамәлгә куюга 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүген дөнья судьяларының суд участокларында Интернет челтәренә мәгълүмталар урнаштыру өчен төп техник шартлар булдырылган. Дәүләт хезмәткәрләре санын киметү буенча җитди эш алып барылуга карамастан, дөнья судьялары аппаратына өстәмә 69 хезмәткәр урнаштырылган. Алар барысы да ТР дәүләт хезмәткәре статусына ия”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаена, 2010 елда гражданнар эшенең 74 проценты һәм административ эшләрнең 89 проценты дөнья судьялары тарафыннан каралган.

Уңай күрсәткечләргә карамастан, хәл ителергә тиешле проблемалар да кала. Аерым алганда, алар дөнья судьяларының суд участокларын урнаштыру белән бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International