Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов:“Һәр объектта һөнәри әзерлекле, аттестация узган кешеләр генә эшләргә тиеш”
2011 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе
Узган ел республикада производстволарда 105 кешенең гомере өзелгән. Эш урыннарында бәхетсезлек очракларына юлыгып һәлак булучыларның күбесе төзелештә күзәтелгән. “Моның сәбәпләрен җентекләп ачыклап, аннан сабак алып һәм төпле нәтиҗәләр ясап, алга таба мондый бәхетсезлекләргә юл куярга ярамый”. Бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең коллегия утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Коллегия утырышы “2010 елда энергетика һәм сәнәгать иминлегенең торышы һәм аны күтәрү буенча 2011 елга бурычлар” дигән темага багышланган иде.
Президент белдергәнчә, Татарстан индустриаль төбәк. Республикада “Түбән Кама нефтехим”, “Казан оргсинтез” кебек һәр агрегаты потенциаль куркыныч тудырган производстволар җитәрлек. Моннан тыш, төзелешләрдә хәзер теләгән һәркем килеп эшли. “Аларның барысы да куркынычсызлык буенча инструктаж узган булырга тиеш. Мондый производстволарда һәм, гомумән, һәр объектта һөнәри әзерлекле, аттестация узган кешеләр генә эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Ростехнадзорга предприятиеләрнең куркынычсызлыгын кисәтү буенча зур бурычлар йөкләнгән. “Республикада төзелүче “ТАНЕКО” комплексы, Универсиада объектлары, транспорт инфраструктурасының барысы да сездән өстәмә ныклы контроль таләп итә. “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыру төзүчеләр, проектлаучылар һәм сезнең өчен зур мәктәп. Анда башкарылган эшләр тиешенчә рәсмиләштеререлергә дә тиеш. Бу эшне комплексны башкару кирәк”, - дип искәртте Президент.
Рөстәм Миңнеханов быел республикада тагын бер зур төзелеш башланачагын – “АММОНИЙ” проекты тормышка ашырылачагын җиткерде. Моңа өстәп республикада 2011 елда 2 млн. кв. метрдан артык мәйданда торакны төзеп, сафка бастырасы бар. “Бары җаваплы структураларның Ростехнадзорның Идел буе идарәсе белән аңлашып эшләве генә бу производстволарның иминлеген тәэмин итә ала”, -дип ассызыклады Президент.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында узган ел Татарстан ирешкән төп социаль –икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталып, алар арасыннан төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләменең 306 млрд. сумга җитүен аерым билгеләп үтте. “Бу саннар артында Ростехнадзор идарәсе бүлекчәләренең дә зур өлеше тора”, - ди ул. Республика башлыгы башкарган эшләр өчен Идел буе идарәсе коллективына рәхмәт сүзләрен җиткереп, иминлек мәсьәләсенең өстенлекле бурыч булырга тиешлеген искәртте. “Сездән күп әйберләрне күзәтергә генә түгел, алдан ук кисәтеп кую да сорала. Көчләрне берләштереп, агымдагы елда тагын да нәтиҗәлерәк эшләрбез”,- дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз