Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты
2011 елның 28 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, Татарстан ягыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Акынтыны сәламләде һәм аны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфасына билгеләнүе белән котлады. Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасын күптәнге җылы мөнәсәбәтләр бәйли, дип белдерде ул.
ТР Президенты фикеренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек соңгы елларда Россия Федерациясе белән Төркия арасындагы динамик үсеш алучы мөнәсәбәтләрне ныгытуда өлеш кертә. Татарстан Төркия белән икътисад өлкәсендә ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләр төзегән Россия төбәкләренең берсе, дип искәртте ул.
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан башкаласында сигезенче Генераль консул булуыма шатмын дип белдерде. Аның белдерүенчә, бу вазифаны элек биләгән затлар карьера баскычыннан шактый югары күтәрелгән. Казан киләчәктә карьера ясау өчен мөһим урын булып тора, диде Әхмәт Акынты әфәнде.
Әхмәт Акынты белән Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиянең 11 нче утырышын үткәрү буенча фикерләште. Бу чара 2-3 мартта узачак, анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Сечин һәм Төркиянең энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йолдыз катнашачак.
Әхмәт Акынты фикеренә караганда, бу чаралар хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлеге бирә, Россия белән Төркия, шулай ук Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан һәм Төркия арасындагы эшлекле һәм иҗтимагый даирәләре арасындагы элемтәләрне ныгытачак.