Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырыш башланганда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төп бурычларның берсе – Казанның тарихи үзәген мөмкин кадәр саклап калу, меңьеллык Татарстан башкаласының хәзерге кыяфәтенә сакчыл мөнәсәбәт урнаштыру.

Казан үзәгенең төзелеш һәм реконструкция объектларын комиссия әгъзаларына Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдир итте. Беренче объект – Тукай урамындагы торак булмаган өч катлы бина. Бина кунакханә итеп торгызыла. Төзелешне алып баручы объект катлары санын үзгәртергә тәкъдим итә. Комиссия әгъзалары проектны хуплады.   

Икенче проект та хупланды. Бу Татарстан Республикасы Прокуратурасына янкорма (Кремль ур., 14).

Өченче объект – «Шамов сырхауханәсе» мәдәни мирас объекты белән янәшә спа-салон төзү. Проект шулай ук хупланды.

Дүртенче проект Иске Татар бистәсе фрагментын (Мәрҗани ур.) төзү иде. Инвесторлар элегрәк бу урамда булган мохит объектларын торгызырга телиләр. Шул исәптән җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – Мәрҗани урамындагы 10 нчы йортны да («Бикмөхәммәтов йорты», 1883 елгы, архитекторы  П. Романов). Проект шулай ук хупланды.

Аннары комиссия әгъзалары Островский урамы, 27 нче йортта 4 катлы кунакханә проектын, Волков – Тихомирнов урамнары киселешендәге парковкалары белән торак йорт проектын, Адмиралтейская урамы 3 нче йорт бинасын торгызу проектын, Волков урамы, 71/73 нче йортта 5 катлы административ бина төзү проектын карадылар.

Шуннан соңгы проект – «Җилкән спорты үзәге» причал корылмаларын реконструкцияләү («Локомотив» ярымутравы). Проект кабат карауга чыгарылган. Комиссия әгъзалары проектны яңадан эшләп бетерүгә җибәрделәр. 

Шулай ук Шаляпин урамы, 39 нчы йорттагы «Медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә һөнәри белем үзәге»н төзү проекты да кабат каралды. Бүген проект хупланды.

Аннары комиссия әгъзалары ике кабат карауга чыгарылган проектны хупламадылар. Бу – Лобачевский урамында 3 катлы торак бинасын төзү проекты (проект кабат карала, бинаның катлары канәгатьләндерми), шулай ук Худяков урамы, 11 нче йорт бинасын торгызу проекты (бинаны тарихи яктан яңадан бәяләргә кирәк, диелде).

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсен («Свияжск тарихи җирлеге территориясендә төзелешнең эшләнгән типовой проектлары турында») Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова тәкъдир итте. Мәдәни мирас объектлары турында федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы заказы буенча Свияжск утравы өчен типовой торак төзелешенең проектлары әзерләнгән. Концепция нигезендә – яңа төзелеш объектлары кыяфәтен мөмкин кадәр тарихи үткәнгә  туры китерү. Биш төрле тип сайлап алынган. 

Рөстәм Миңнеханов бу проектларны хуплады. Ул йортларның мәйданнарын арттыру өчен тагын берничә вариант эшләргә тәкъдим итте.

Зеленодольск муниципаль районының баш архитекторы Юрий Герасимов Свияжск территориясендә яңа төзелеш проектын тәкъдир итте. Бу хосусый милекче торак йорты, анда типовой проект нигезендә бер гаиләгә бер катлы йорт салу каралган. Проектны элегрәк Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының фәнн-методик советы хуплаган булган.

Рөстәм Миңнеханов, комиссия әгъзалары фикерен исәпкә алып, бу карауга чыгарылган проектны фасадлары өлешендә эшләп бетерергә тәкъдим итте – Свияжскның тарихи кыяфәтен исәпкә алып һәм типой проектлар нигезендә.

Архитектор Николай Васильев йортлар өчен элементлар– тәрәзә яңаклары, фронтоннар, коймалар, капкалар һәм башкалар җыелмасын эшләргә тәкъдим кертте. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International