Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: “Безгә эшкуарларның кече һәм урта бизнесны үстерү турындагы фикерләре мөһим”
2011 елның 9 марты, чәршәмбе
Татарстан җитәкчелеге кече һәм урта бизнестагы проблемалар турындагы мәгълүматны “беренче чыганактан” белү белән кызыксына. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты республика җитәкчелегенең бизнес бергәлеге әгъзалары белән турыдан-туры элемтәдә торырга тиешлеген ассызыклады. “Сезнең фикерләрегезне ишетү кызыклы булыр иде, - дип мөрәҗәгать итте эшкуарларга Рөстәм Миңнеханов. – Без кече һәм урта бизнес инфраструктурасы үсеше өчен күп нәрсә эшләсәк тә, безнең барлык проектлар да теләгән нәтиҗәне бирми. Шунлыктан сезнең фикерләрегезне ишетү файдалы булыр иде дип уйлыйм”.
Республика башлыгы шулай ук Ассоциация җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллинга бизнес вәкилләренең республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре белән шундый очрашуларын мөстәкыйль рәвештә оештырырга тәкъдим итте.
Очрашу барышында эшкуарлар ТР Президентына кайбер проблемалар хакында хәбәр итте, түрәләрнең законсыз гамәлләренә бәйле фактлар китерде.
“Безгә хокук бозу очраклары хакында хәбәр итегез. Без мондый кешеләрне куачакбыз, хәтта төрмәгә дә утыртачакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты һәм эшкуарлар муниципалитет башлыкларының үзләрендә кече һәм урта бизнеска карата кызыксыну уяту өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк дигән уртак фикергә килде. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларының эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүдәге эшләрен бәяләүдә тиешле регламентлар һәм критерийлар булдырылачагын вәгъдә итте.
Шуның белән бергә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу эштә күп нәрсә бизнес-бергәлеккә бәйле. ТР Президенты ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә Татарстанның һәр районында гамәлгә ашыру күздә тотылган бизнес-проектлар исемлеген төзергә тәкъдим итте. “Ул чагында без хакимият башлыгының әлеге проектларның кайсына ярдәм итүенә, моның өчен нәрсә эшләвенә бәя бирә алачакбыз”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Эшкуарлар Татарстан Президентына шулай ук җир һәм биналар алуга бәйле проблемалар, лизинг грантлар алуда артык җәлеп итми торган шартлар хакында хәбәр итте. Ассоциация әгъзалары яңа гына эшкә керешкән эшкуарлар өчен белем бирү программаларында катнашачакларын белдерде.
“Безгә эшкуарларны өйрәтергә кирәк, бу безнең бурычыбыз. Без моның өчен акча сарыф итәргә, Ассоциация белән хезмәттәшлек итәргә әзер”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр мондый элемтәләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Без эшкуарлар белән элемтәдә торырга, кече бизнестагы проблемалар турында хәбәрдар булырга тиешбез һәм безгә уен кагыйдәләрен бергәләп эшләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы эшкуарларга һәм алга таба мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә вәгъдә итте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз