Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: В 2017 елда Татарстан Республикасының машина-трактор паркын 8 млрд. сумга яңартырга җыенабыз

2016 елның 17 декабре, шимбә

Республика АСКның техник тәэмин ителеше һәм аны ныгыту турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы буенча АСК җыелма продукциясен үткән елның шушы чорына карата 18%ка арттыру бурычы куелган. Моны тиешле техник ярдәмнән башка хәл итү бик кыен булачак, диде министр. Республика АСКның гамәлдәге техник потенциалы барлык сөрүлекләрне дә эшкәртергә һәм игенчелектә һәм терлекчелектә технологик гамәлләрне үтәргә мөмкинлек бирә, әмма оптималь срокларда түгел. Шуның өстәвенә техника паркы шактый тузган һәм аны соңгы дистә елда яңарту нигездә лизинг китереп торулары һәм республика программалары исәбенә башкарылды. 

Федераль лизинг буенча «Росагролизинг» АҖ аша 2016 елда республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1,5 млрд. сумлык 538 берәмлек техника (86 комбай һәм 36 трактор) китерелгән. Киләсе елга лизинг китереп торуларын 2,5 млрд. сумга җиткерү планлаштырыла.

«1432» программасы буенча 25% ташламалы 337 шартнамә теркәлгән һәм 1,4 млрд. сумлык 664 бер.техника алынган, әзерләүче заводлар тарафыннан ташламалар – 394 млн. сум. 

Техник һәм технологик яңартуга «40х60» программасы буенча республика  бюджетыннан 2014 елдан бирле ел саен 2 млрд. сум сатып алынган авыл хуҗалыгы машиналарын, терлекчелек, эшкәртү, мелиорацияләү һәм химияләштерү тармагы җайланмаларын субсидияләүгә тотыла.  

Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы 3 елда республикада 1097 трактор, 365 ашлык җыю комбайны, 146 терлек азыгы комбайны сатып алынган. Техника белән тәэмин итү Әлмәт, Бөгелмә, Яңа Чишмә һәм Минзәлә районнарында түбән.   

Киләсе елда тагын бер яңалык – нефть районнары өчен «Татнефть» ГАҖ катнашында  33х33х34 схемасы буенча авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алуны субсидияләнәчәк («Татнефть» х Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы х авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – һәрберсе 100 млн. сум).

«Шушы чаралар нәтиҗәсендә республика машина-трактор паркы 2017 елда  8 млрд. сумга яңартылачак», - дип йомгак ясады Марат Әхмәтов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International