Рөстәм Миңнеханов "Милли сәүдә маркасы" тамгасын алга этәрү буенча эшне көчәйтергә йөкләде

2016 елның 24 декабре, шимбә

"Милли сәүдә маркасы" сәүдә маркасын алга этәрү турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә "Милли сәүдә маркасы" ТР ДУП генераль директоры Илсур Сафиуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Илсур Сәфиуллин хәбәр иткәнчә, төп бурычлар - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бердәм маркага берләштерү, продукциягә карата сыйфат һәм конкурентлыкка сәләтлелек буенча таләпләрне тәэмин итү, сәүдә челтәрләрендә авыл хуҗалыгы товарлары сатылуны арттыру. Ул шулай ук товар, хезмәт күрсәтү, товар знаклары белән эшне алга этәрү турында да сөйләде. 

Республикада "Милли сәүдә маркасы" фестиваль-ярминкәләре оештырылды, алар республика халкын яңа продуктлар белән таныштырды, җитештерүчеләр һәм ритейлерлар арасында элемтәне җайларга ярдәм иттеләр. 

"Милли сәүдә маркасы" якындагы кибетләр челтәре булдырды, шулай ук интернет-кибет ачты (www.nationalmark.ru).

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Милли сәүдә маркасын" алга этәрү эшен көчәйтергә йөкләде. 

"Әлеге эшне дәвам итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сәүдәнең яңа төрләренә өйрәтү мөһим. Үз районың, торак пункт белән генә чикләнү дөрес түгел. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен алга этәрергә кирәк, электрон сәүдә мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Фермерларны, эшкуарларны челтәрләрдә сатуга, республика читенә һәм хәтта чит илләргә этәрүгә өйрәтергә кирәк". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International