Рөстәм Миңнеханов Истанбулдагы терактка бәйле рәвештә Төркия Президенты Рәҗип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

2017 елның 1 гыйнвары, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның 1 гыйнвар төнендә Истанбулдагы терактка бәйле рәвештә Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган әфәндегә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Хөрмәтле Президент әфәнде! Истанбулдагы террористик актка бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашуымны белдерәм, – диелә, аерым алганда, телеграмма текстында. – Терроризм – гомумкешелеккә янау ул, һәм бүген Төркия Республикасы бу явызлыкка каршы көрәшнең алгы чигендә тора. Бу – кешелексез һәм рәхимсез җинаять дип катгый рәвештә белдерәбез. Анны оештыручылар авыр җәзасын алырга тиеш.   

Һәлак булганнарның гаиләләренә һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуыбызны җиткерүегезне үтенәбез. Барлык зыян күргәннәрнең тиз арада терелеп чыгуларын телибез.

Тугандаш төрек халкы белән бергә ихлас күңелдән хәсрәтләнәбез. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу сүзләрен Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йолдырым һәм Истанбул мэры  адресына да юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International