Татарстан Президенты Мәскәүдә Третьяков галереясендә булды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Третьяков галереясендә булды.

ТР Президентын  галерея генераль директоры Зөлфирә Трегулова, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрде. 

Рөстәм Миңнехановны "Мәңгелек Рим. Ватикан Пинакотекасы хәзинәләре" күргәзмәсе белән таныштырдылар. Күргәзмәдә Беллини, Рафаэль, Караваджо һәм башка осталарның 40 тан артык рәсеме тәкъдим ителгән. Зөлфирә Трегулова сүзләренчә, бу Россия өчен уникаль проект. Ватикан музейлары моңарчы читкә, башка илләргә даими экспозициядән бу кадәр олы коллекцияне чыгарганнары юк. 

Моннан тыш, ТР Президентына Третьяков галереясе хәзинәсендәге рәсемнәрне дә күрсәттеләр: Орест Кипренский ясаган А.С.Пушкин портретыннан башлап Илья Репин һәм Николай Ге иҗат җимешләренә кадәр. 

"Без Татарстанга соңгы елларда эшләнгән яңа алымнар һәм технологияләне чыгарудан башка, республика белән уртак проектларны да гамәлгә ашырырга телибез", - ди Зөлфирә Трегулова.

Ул билгеләгәнчә, быел 26 апрель көнне Казанда Третьяков галереясеннән 56 сәнгать әсәре һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееннан 22 рәсем тәкъдим ителәчәк күргәзмә ачыла. Күргәзмә кысаларында төрле лекцияләр һәм балалар өчен белем бирү программалары үткәреләчәк. 

"Үзебездә исә без 2018 елда Свияжск иконалары күргәзмәсен күрсәтергә телибез. Бу ватаныбызның 15-16 гасырлардагы тарихындагы бик кызыклы һәм мөһим үзәк. Без планлаштырганча, күргәзмәдә борынгы утрау-шәһәр чиркәүләре һәм соборлары иконалары гына түгел, ә бизәү-кулланма сәнгать әйберләре дә күрсәтеләчәк, алар хәзер Мәскәү һәм Мәскәү асты музейларында саклана. Бу Свияжскта ниләр җитештерелгән, андагы рәсем сәнгате турында комплекслы күргәзмә булырга тиеш", - диде Зөлфирә Трегулова.

Рөстәм Миңнеханов әлеге теләкне хуплады, һәм Татарстанның алга таба да Третьяков галереясе белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Шулай ук ул Мактаулы кунаклар китабында язу калдырды. 

Шуннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт Третьяков галересе арасында музейлар арасындагы мәдәни алмашу кысларында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм  Дәүләт Третьяков галересе генераль директоры Зөлфирә Трегулова имзаларын куйды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International