Габдулла Тукай һәйкәле янындагы Шигырь бәйрәмендә төрле ил кешеләре катнашты

2011 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы турысындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында тардицион Шигырь бәйрәме булды.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстанда уздырылган төп чараларның берсе буларак, анда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. рәсми даирәләр, төрле ил кунаклары, әдәбият-сәнгать әһелләре килде, халык күпләп җыелды. Аерым алганда, ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләү һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзе белән халык алдына чыккан З.Вәлиева ТР Президенты тарафыннан имзаланган 2011 елга Г.Тукай исемендәге 4 Дәүләт премиясе бирелү турындагы 240 нчы Указны укыды.

Бөек рус галиме Лихачев Александр Пушкин туган 6 июньне рус халык мәдәнияте бәйрәме дип атаган, ә бүген безнең Тукаебыз туган 26 апрель, чыннан да, - татар мәдәниятенең иң зур бәйрәме. Безнең олы шәхесебезгә зур хөрмәтен белдереп, Дагстанның бөек шагыйре Рәсүл Гамзатов, тауларда электр уты, шәмнәр булмаганда ут саклаучы дигән һөнәр бар иде. Тукайны да үз халкының ут сакчысы, ут иясе дип атарга була. Бу – халыкка чын мәхәббәт уты, талант уты, халыкның кайгысын кайгылау уты һәм аның аңын алга өнди торган ут. Шундый бөек улын дөньяга бүләк иткән өчен татар халкына рәхмәт, дип язган, диде чыгышында, З.Вәлиева.

Татарстан сәхнә сәнгате осталары, иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барган Тукай бәйрәмендә бөек шагыйребез Тукайга һәм республика җитәкчелегенә тирән хөрмәтен белдереп, фикерен әйтеп калырга тырышканнардан Россия Язучылар берлеге идарәсе исеменнән берлек секретаре Николай Переяслов, Әзәрбайҗан Республикасы Язучылар берлеге исеменнән Мамед Казыйм, Лондоннан Равил Бохараев, Финляндиядән килгән “Исламия” татар җәмгыяте җитәкчесе Окан Даһер, Төркия Республикасыннан, башкаласы Истанбул мэрыннан һ.б ерак җирләрдән килгәннәр татар халкына сәлам тапшырды, Тукайның төрки халыкларда ни дәрәҗәдә югары бәяләнүен басым ясап әйтте. Классиклар көче - аларның гадәттән тыш заманчалыгында; шагыйрьләр иртә китүе аларның халык күңелендә яшь, ләкин үз яшеннән күпкә акыллырак килеш калырга теләвендәдер; Тукай халык арасыннан чыккан һәм мәңгегә халыкта калган, Тукай туган көн Татарстан, татар халкы бәйрәме генә түгел, ә бөтен төрки халык бәйрәме һ.б. шундый фикерләр әйтелде. Каләм ияләре Тукайдан тәрҗемә иткән, аңа ияреп язган әсәрләре, яңа гына табадан төшкән Тукайга бәйле китаплары хакында сөйләде. Төркиядә нәшер ителә торган бер журналның тулы саны Тукайга багышланган, диде аның мөхәррире, шагыйрь Али Акбаш. Шулай ук исемнәре танылган һәм Дәүләт бүләкләренә ия булган татар шагыйрьләреннән Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат һ.б. каләм әһелләре халыкка җиткерергә теләгәннәрен үзләренең шигъри юллары белән белдерде.

Шигырь бәйрәменә килгән күп санлы халык Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, ”Каравон” фольклор ансамбле, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор дәүләт ансамбле, “Әкият” курчак театры, фольклор коллективлары һәм студентлар чыгышларын яратып карады, янәшәдә генә оештырылган китап сәүдәсе рәтләрендә рухына азык чүпләде, милли киемнәр, сувенирлар сатылган урында күңеленә юаныч эзләде, Тукай туган көн истәлеге булырлык бүләк сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International