Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә - яңа җитәкче

2011 елның 30 апреле, шимбә
Бүген Россиянең Баш санитар табибы Геннадий Онищенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллективына яңа җитәкче – Марина Патяшинаны тәкъдим итте. Моңарчы ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика тире-венерология клиник диспансерының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарды.
“Виктор Морозов республика санитария хезмәтен 20 елдан артык җитәкләде, - дип ассызыклады Геннадий Онищенко кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллективына мөрәҗәгать итеп. – Каталулы елларны без аның белән бергә уздык. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Без Виктор Валентиновичка эштән читләшергә, әмма шул ук вакытта хезмәттә калырга кирәк дигән карарга килдек. Яшьләргә юл бирергә кирәк”.
РФ Баш санитар табибы хәбәр иткәнчә, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифасына күп кандидатура каралган, нәтиҗәдә 34 яшьлек Марина Патяшинага тукталырга булганнар.
“Мин Казанга аны идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә дип килдем, аннары Марина Патяшина хезмәтнең җитәкчесе итеп билгеләнәчәк. Без гаять зур эш тәҗрибәсенә ия булган коллектив яңа җитәкчегә ярдәм кулы сузар дип өметләнәбез”, - диде Г.Онищенко.
“Безнең алда реформалар үткәрү, законнарга үзгәрешләр кертү бурычы тора, матди базаны ныгыту өчен дә шактый эш башкарырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Марина Патяшина Геннадий Онищенко һәм Рөстәм Миңнехановка ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Коллектив миңа таныш, ул көчле, җаваплы, хезмәт сөючән, ярдәм итәрсез, иңгә-иң куеп эшләрбез дип өметләнәм”, - диде ул.
“Санитария хезмәте беркайчан да Татарстан тормышыннан аерылмады. Шунысына зур рәхмәт, без үз эшебездә һәрвакытта да республика җитәкчелегенең ярдәмен тойдык”, - диде, үз чиратында, Виктор Морозов.
Геннадий Онищенко шулай ук башкарылган эш өчен Виктор Морозовка рәхмәт белдерде. “Алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Татарстан Президенты карары нигезендә барлык кандидатлар арасыннан иң яшь җитәкче сайлап алынды”, - дип ассызыклады РФ Баш санитар табибы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктор Морозовка башкарган эше өчен рәхмәт белдерде һәм аңа ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты кебек зур чаралар көтелә, күп санда кунаклар киләчәк, аларны сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган азык-төлек һәм чиста су белән тәэмин итәргә кирәк.
“Төп бурыч – гражданнарның сәламәтлеген саклау. Мин коллектив булган традицияләрне саклап, алга таба хәрәкәт итәр һәм Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булыр дип өметләнәм”, - дип сүзен йомгаклады Геннадий Онищенко.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International