Әгерҗедә чәршәмбе кичендә төзекләндерү буенча төп эшләр төгәлләнәчәк

2011 елның 6 июне, дүшәмбе

Әгерҗедәге, Удмуртиядә сугыш кирәк-яраклары складында булган шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортларны һәм социаль объектларны яңадан торгызу буенча төп эшләр өч көн дәвамында төгәлләнәчәк. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанда журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

“Шәһәргә китерелгән зыян гаять зур. Барлык социаль объектларның 100 процентка якыны зыян күрде. Төзүчеләр чын мәгънәсендә батырлык үрнәге күрсәтте дип әйтергә мөмкин, чөнки алар ике тәүлек буе йокы күрмичә диярлек әлеге объектларда эшләде. 6 июнь иртәсенә Әгерҗедә 15 меңнән артык пыяла куелды. Бу гаять зур эш. Беренче чиратта сәламәтлек саклау объектлары, кичә мәктәпкәчә учреждениеләр яңадан торгызылды. Бүген барлык объектлар да гадәти режимда эшли”, - дип белдерде Премьер-министр.

“Торак фондында вәзгыять аеруча катлаулы. Барлыгы 14 мең квадрат метрга якын пыяла урнаштырырга кирәк, шуның 10 мең квадрат метры торак фонды объектларына туры килә. Төрле категориягә караган гражданнар, шул исәптән өлкәннәр, пенсионерлар, ялгызы яшәүче кешеләрнең йортлары зыян күрде – алар ватылган тәрәзәне үзләре алыштыра алмый. Төзүчеләр аларга ярдәм итә. Моннан тыш, шәһәрдә пыяла кисү һәм бирү буенча 15 пункт эшли. 6 июнь иртәсенә торак фондының 40 проценты яңадан торгызылган. Төзүчеләр һәм шәһәр хакимияте алдында төп эшләрне чәршәмбе кичендә төгәлләү бурычы тора”, - диде Илдар Халиков.

Мәктәпләр, 27 нче һөнәри училище (ул барлык объектлардан да күбрәк зыян күргән һәм аны яңадан торгызу өчен күбрәк вакыт кирәк) һәм берничә коммерция объекты агымдагы ремонт тәртибендә төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International