Казанда коену өчен өч пляж ачылды

2011 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг коену сезонын ачуга багышланды.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, комлыклар саны кимү тенденциясе күзәтелә. 2010 елда алар 56 булса, быел 52гә калган. Бүгенге көндә 31 пляж (60 проценты) тикшерелгән. Бары тик 16 комлык кына кулланылышка рөхсәт алды.

5 июньдә Казанда 3 пляж – Түбән Елга аръягы (Казансу елгасы), Локомотив пляжлары (Идел елгасы) һәм Комсомолски күле (Дәрвишләр бистәсе) рәсми рәвештә ачылды.

“Пляжларда чисталык, су составы таләпләргә туры килә һәм квалификацияле коткаручылар бар. Сезнең аякларыгыз киселмәячәк. Сезнең исән калу мөмкинлегегез зур”, - дип белдерде ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Эмиль Фазлыев. Аның мәгълүматларына караганда, Казанда рәсми пляжлардан тыш халык күпләп ял итә торган 30 урын бар, әмма аларда су коену тыелган. “Беренче чиратта, Җиңү паркы янындагы сулык, Урта Кабан күле һәм Гаврилов урамындагы сазлык борчу уята, - дип билгеләп үтте Э.Фазлыев. - Ә пляжны карап тоту миллионнарча чыгым сорамый, сулыкнынң төбен чистарту – 20 мең сум тирәсе, суның анализы - 1-2 мең сум, коткару постлару кую – килешү буенча”.

Моның белән бәйле рәвештә, Эмиль Фазлыев шәһәр хакимиятенә сулыклар янында гражданнарның куркынычсыз ялын тәэмин итү буенча чаралар күрергә тәкъдим итте. “Гражданнарның хакимияттән: “Мин салым түлим, минем пляж кая?” дип сорау хокукы бар. Ел башыннан алып, республика сулыкларында 20 кеше батып үлүен дә билгеләп узарга кирәк.

Казанлылар яратып өлгергән “Карьер” пляжы тиздән хуҗалы булачак һәм Казанның тулы хокуклы рәсми пляжы дип танылачак.

Моннан тыш, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны Россия көне һәм Сабантуе белән котлый. Сулыклар янында ял иткәндә игътибарлы булырга, беренче чиратта балаларны күз алдыннан югалтмаска чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International