Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу өчен Бөек Новгородка эш сәфәре кылды.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барлы. Көн тәртибендә – 2017-2020 елларда Илкүләм технологик инициатива проектларын гамәлгә ашыру; ФТТ түгәрәкләр хәрәкәтенең «юл картасы».
Утырыш башланыр алдыннан Дмитрий Медведев һәм аны озата йөрүче затлар «Илкүләм технологик инициатива: Новгород өлкәсе өчен перспектив проектлар» күргәзмәсен карадылар.
Кереш сүзендә Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, якындагы дистә елда, бәлки, берничә ел эчендә бөтендөнья икътисады тамырдан үзгәреш кичерәчәк – яңа базарлар барлыкка килеп кенә калмый, икътисадның үз нигезләре дә үзгәрәчәк.
«Әлегә без акрын барабыз, - диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе. - Илкүләм технологик инициатива безгә лидерларны бертуктаусыз куып тотар өчен түгел, ә үзебезгә лидер булу өчен кирәк. Икътисад кына түгел, тормыш рәвеше үзе үзгәрә. Хәзерге яшьләрне яңа технологиләр кызыксындыра, алар шуларны үз эшләрендә кулланырга тырышалар».
Дмитрий Медведев ассызыклаганча, ике ел ярым эчендә, Россия Президенты үзенең юлламасында фәнни-техник инициативага старт биргән мизгелдән, оештыру нигезе корылды инде.
Проектлар гамәлгә ашыуның төрле стадияләрендә, аларның тематикасы цифрлы модельләштерүгә, геомәгълүмат системаларына, пилотсыз техникага, нейроинтерфейска бәйле.
Аннары Дмитрий Медведев игътибар бирелергә тиешле берничә позициягә туктады.
Беренчесе – норматив-хокукый җайга салу, икенчесе – финанс, бу проектларны гамәлгә ашыручы белгечләр әзерләргә кирәк, өченчесе шуңа күрә –кадрлар мәсьәләсе, диде ул.
«Монда университетларыбызга аерым урын бирелә, - диде Дмитрий Медведев. - 25 май көнне Казандагы президиум утырышында без студентларның технологик эшкуарлык мәсьәләләрен карадык. Барлык бу тырышулар ФТТ бурычларын хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш».
Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы турында төгәлрәк – Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында.
http://government.ru/news/28483/