Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы басуларында: «Республикада якынча 300 мең тонна иген суктырылган, бу аз, әмма уңышка өметләр зур»

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы басулары өстеннән очып узды.    

«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер уҗалыгы уҗым бодае басуында Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлар, Нурлат муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.   

Татарстан Президентына районда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләделәр.   

Нурлат районы башлыгы Равиль Кузюров хәбәр иткәнчә, районда чәчүлек мәйданнары - 75 мең га, шулардан бөртеклеләр – 38,5 мең га. Бүгенгә мәйданнарның 15%ы җыеп алынган. 25 мең тонна бөртекле ашлык суктырылган, уңыш гектардан 50 центнер. 

Равиль Кузюров билгеләп үткәнчә, районда комбайнчыларны бүләкләү формасы бар – 1 мең тонна суктырылган иген өчен 5 мең сум.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай ук Нурлат районында урып-җыю барышын уңай бәяләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында   журналистлар сорауларына җавап биреп, хәбәр иткәнчә, быел урып-җыю эшләре соңга калып башланды. «Без әле өч көн генә чынлап торып эшли башладык, – диде ул. – Республикада якынча 300 мең тонна иген суктырылган, бу аз, әмма уңышка өметләр зур. Үткән елгы уңыш белән чагыштырганда быел бер гектардан 10-15 центнер артыграк җыеп алырбыз дип көтелә. Иң мөһиме хәзер – барысын да җыеп алу».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бөртеклелрәне җыю чорында комбайнчыларга бүләкләү чаралары турында сөйләде. «Комбайнчыларыбыз эшен стимуллаштыру һәм эшләрне уңышлы оештырыр өчен без алдынгыларның һәрберсенә 100 мең сумлык 200 грант игълан иттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу эшебезгә ярыш рухы өсти. Моннан тыш, районнарда комбайнчыларга үзләренең бүләкләү чаралары бар, болар бар да бөртеклеләрне җыю эшен стимуллаштырачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International